Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 ноябрь 2020, 13:10

Эшкә бирсәң чын күңел...

Күптән түгел Уфада авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Республика буенча 38 кешегә орден-медальләр һәм мактаулы исемнәр бирелде. Моннан тыш, урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча алдынгы хезмәткәрләргә 20 автомобиль бүләк ителде. Алар арасында якташларыбыз да бар. Шуларның берсе – «Агро-Альянс» җәмгыяте механизаторы Сергей Вигуляр «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Сергей Вигуляр 1960 елда Нижний хуторында туган. Әти-әнисе гомер буена «Смычка» совхозында эшләгәннәр. Әнисе Бәләбәй районында ветеринария курсларын тәмамлаганнан соң юллама буенча әлеге совхозга килгән, 40 ел мал табибы булып эшләгән (абыйсы да механизатор, «Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» булган). Әтисе шофер да, тимерче дә, эретеп ябыштыручы да булып эшләгән, улын кечкенәдән үзе белән бергә эшкә йөреткән. «Беренче сыйныфта укыганда ук руль артына утырдым. Хезмәт эшчәнлегемне «Смычка» совхозында башладым, «Агро-Альянс» җәмгыятендә 15 ел эшлим», – ди Вигуляр.
Сергей Кимович «К-700» тракторында эшли, аны яратып «туендыручым» дип атый. Ул аның һәр шөребен белә, әллә ничә тапкыр сүтеп җыйганы бар. Ул да, башка бик күп механизаторлар кебек, хезмәт елларын үзе эшләгән техника белән үлчи.
– Дүрт яңа комбайнда: «Енисей»да, ике «Дон»да һәм «Акросс»та тракторчы-комбайнчы булып эшләдем. Җитәкчелек хезмәтемне һәрвакыт югары бәяләде. 2008 елда премия сыйфатында «ВАЗ-2107» машинасы бирделәр, – дип сөйләде Сергей Кимович.
Сергей Вигулярның тырыш хезмәте турында район, авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән алган һәм республика Башлыгы имзасы куелган күп санлы Мактау грамоталары да сөйли. Ул эшләгән хуҗалык җитәкчелеге дә аның хезмәтен югары бәяли.
– Эшен зур җаваплылык һәм намус белән башкара, – диде аның турында «Агро-Альянс» җәмгыятенең баш инженеры Җәвит Сафин. – Ул тәҗрибәле механизатор да, яз басуларны чәчүгә әзерләүдән башлап барлык авыл хуҗалыгы эшләрендә, чәчүлекләрне химик эшкәртүдә, сенаж әзерләүдә, аннары урып-җыюда, җирне туңга сөрүдә катнаша.
Сергей Кимович өйдә дә эшсез торырга күнекмәгән. Бер максатсыз йорт алдында йөри башласа, хатыны белеп тора, тиздән эшкә чыгып китәчәк. Хуҗалыкта техника кыштан ук ремонтлана башлый, гаражлар җылытыла, ремонт эшләрен башкару өчен бөтен шартлар бар.
Сергей Кимовичның тормыш иптәше Анна совхозга, каенанасы кебек, Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча килгән. Алар 1981 елда өйләнешкәннәр. Анна бригадир да, зоотехник та булып, ә соңгы елларда ашханәдә эшләгән, әлеге вакытта хаклы ялда. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер өч оныклары бар. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә эшкә җаваплы караучан һәм хезмәт сөючән булып үскәннәр. Ике кызлары да югары уку йортларында белем алган, өлкәне Акмулла исемендеге Башкорт дәүләт педагогия университетын, икенчесе Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган, Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы поликлиникада табиб-биолог булып эшли.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда республикада авыл хуҗалыгы тармагында, бигрәк тә кырчылыкта югары нәтиҗәләргә ирешелде.
– Бу уңышларның барысы да – сезнең хезмәт сөючәнлегегез, сәләтле булуыгыз, заманча инновацияләр кертүегез нәтиҗәсе. Сез үз эшегезне чын күңелдән яратып башкарасыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Чөнки әлеге катлаулы заманда да азык-төлеккә кытлык булмас, тынычлап яши, үсеш ала, төзелеш эшләре белән шөгыльләнә алырбыз, дип ышанам, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров бүләкләү тантанасында.
Шуны өстәп әйтергә кирәк, шул ук хуҗалыктан «Уңыш-2020» бәйгесендә «Иң яхшы чөгендер үстерүче» номинациясендә җиңү яулаган Рамил Хәйретдиновка өр-яңа «Лада Нива» автомобиле тапшырылды.
Читайте нас