Алай дисәң, нигә әле ерак китәргә, безнең арада да бәла-каза килүгә карамастан, кайгы-хәсрәткә, төшенкелеккә бирелеп утырмаган, ә чын кеше булып кала белгән көчле рухлы, якты күңелле кешеләр бар, аларга карап үзеңнең дә яхшырак буласың, бу күркәм дөньяны ничек бар шулай, төрле төсләре белән кабул итәсең килә. Бу гына да түгел, алар кешеләргә үзләренең күңел җылысын да өләшәләр. Верхний хуторында яшәүче Альберт Гомәров та шундыйларның берсе. Ул, аяклары йөрмәсә дә, тулы тормыш белән яши – иҗат белән шөгыльләнә, чәчәкләр үстерә.
– Альберт абый, өйгә эшне җибәрә алмыйм, ярдәм итмәссеңме? – дип сорады аннан дистанцион рәвештә укучы күршесе Аделина Насыйрова.
– Кер, кер, ярдәм итәм, әлбәттә! – диде ул аның гозерен кире какмыйча, һәм үз эшен калдырып, аңа булыша башлады.
– Минем интернет тизлеге югарырак бит, фотографияләр тизрәк килә, – дип аңлатты ул.
Альберт бик аралашучан кеше, аның янына сыйныфташлары, дуслары, туганнары еш килә. Ул аларны төрле ризыклар пешереп сыйларга ярата.
Альберт Верхний хуторында туып-үскән. Шөнгәккүл мәктәбендә белем алган. Армиядә булган, Казахстанның Семипалатинск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән кайткач авырып киткән, әмма ир-егетләрнең күбесе кебек, моңа әлләни игътибар бирмәгән, «Смычка» совхозында тракторчы булып эшләвен дәвам иткән. Тик вакытында игътибар кирәк булган шул, чире көчәеп китмәс иде, бәлки... Альбертның коляскага утыруына да быел ун ел булган. Әмма ул бер дә зарланмый, беркемне дә гаепләми, үз эченә йомылмаган, кайгысын аракы белән юмаган.
Үзенә шөгыль табып сәйләннән төрле әйберләр үрергә өйрәнгән. Альберт үзеннән өч яшькә өлкәнрәк апасы Миңлегөл белән яши. Ул да кул остасы – мулине, алмаз мозаика һәм сәйләннән матур картиналар чигә.
Альберт та бу эш белән мавыгып китә: сәйләннән чын сәнгать әсәрләре иҗат итә башлый. Ул ясаган бизәнү әйберләрен – муенсаларны һәм алкаларны һәр хатын-кыз бик теләп кияр иде. Кул эшләре белән шөгыльләнүе аңа зур шатлык китерәдер, чөнки ихлас күңелле кешенең гүзәллеккә тартылуы табигый хәл бит. Быел Альберт үз эшен мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Мәдәният волонтерлары» җәмәгатьчелек хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе, Республика халык иҗаты үзәге һәм БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Хыялга ышан!» республика иҗат фестиваленә җибәргән. Һәм 51 яшьтән 60 яшькә кадәрге катнашучылар арасында «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булган.
Бик кыен булган, төшенкелеккә бирелгән вакытларда, кулыгыздан эш төшкәндә аның турында искә алыгыз. Шулай ук сезнең өлешкә тигәннән дә авыррак язмышлы танышларыгызны искә төшерегез. Тормыш юлындагы күңелсезлекләрне җиңеп чыгуыгызга ышаныгыз. Беркайчан да өметегезне өзмәгез, тормышның ямен табып яшәргә өйрәнегез.