Чишмэ
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
4 ноябрь 2020, 17:25

Игелекнең чиге юк

Күркәм гомер кичергән кешеләр һәрвакыт олы ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.

Алар арасында Арслан авылында яшәүче Саҗидә Галләмова да бар. Ул шат күңелле, ачык йөзле мөлаем ханым, аның белән аралашканда кешеләр көч-дәрт, энергия, авырганда җиңеллек алалар. Авылдашлары аңа киңәш сорап та киләләр.
Тумышы белән ул Ярми авылыннан, тату һәм зур Тәминдаровлар гаиләсеннән. Сугыш чорында аның әнисе Әминә яраланган солдатларны вокзалдан ат белән Чишмә авылындагы дәваханәгә ташыган. Саҗидә һәм гаиләдәге башка балалар да әниләре кебек хезмәт сөючән булып үскәннәр.
1956 елда Саҗидә Расих Галләмовка кияүгә чыга. Аларның өйләнешүе үзе бер тарих. Булачак ирен ул кияүгә чыкканчы бер тапкыр да күрмәгән. Кызны клубтан чыкканда толыпка төреп, урлап Арсланга алып киткәннәр.
– Иртәгә үк өйгә кайтып китәм! – дигән ул килгәч тә.
– Кайсы якка китәсең? – дип сораган егет.
Ә кыз үз авылына түгел, бөтенләй икенче якка төртеп күрсәткән. Барысы да көлешкәннәр, үзенең ялгышканын белгәч, ул да башкаларга кушылып көлеп җибәргән, һәм язмышым шулдыр инде дип Расихка кияүгә чыгарга ризалык биргән.
Шулай бергә дөнья көтә башлаганнар, ире фермада мал караучы, ә ул чөгендер үстерүче булып эшләгән. Башкалар утарга 1–2 гектар җир алса, ул, барсыннан да уздырып, бишәр гектар алган. Бер елны аңа тырышлыгы һәм мул уңыш алганы өчен бүләккә карават биргәннәр. Татар йортларында киң сәкеләр генә булган ул заманда бу бик кыйммәтле бүләк саналган.
Балалары бәләкәй чакта картәниләре белән калдырган, бераз үсә төшкәч үзе белән басуга йөрткән. Алар һәрвакыт: «Әни, ни өчен безнең алын барсыныкыннан да зуррак?», – дип сорый торган булганнар. Гомеренең бу чорын искә алып, Саҗидә апа һәрвакыт кайнанасы белән кайнатасының ярдәмен тоеп яшәве турында искә ала.
– Әгәр алар булмаса, балалар үстерү, йорттагы эшләрне карау, бакча үстерү бигрәк тә мәшәкатьле булыр иде, – ди ул.
Гомер узып кайнасы белән кайнатасы картайгач, ул да аларны караган, ярдәменнән ташламаган. Иренең әти-әнисе белән 27 ел бергә яшәгәннәр.
Соңрак Саҗидә мәктәп интернатында идән юучы һәм төнге няня булып эшләгән. Өйдә 11 кеше торган вакытлар да булган, ерак авыллардан килеп, интернатта торып укыган балалар кайчак аларга мунча керергә, телевизор карарга килгәннәр. Мәктәптә аны балалар яратып Чәчкә апа дип йөрткәннәр. Бу турыда Саҗидә Гаймалетдин кызының юбилеенда балалары һәм туганнары якты хатирә итеп искә алдылар.
Аның гомер бәйрәме белән җиде баласы – гаиләләре белән Айсылу, Рима, Рәйханә, Фәрбүзә, Фәйрүзә, Резеда исемле алты кызы, улы Радик, 12 оныгы, 12 туруны һәм якыннары котларга килгән. Арслан мәктәбенең күп кенә укучылары әле булса Чәчкә апалары турында җылы сүзләр белән искә алалар.
Читайте нас