Гөлчәчәк Солтанова, Ибраһим авыл китапханәчесе
Күптән түгел Бәкәй авылында яшәүче Әнвәр Талип улы һәм Зиянә Абдулла кызы Таһировлар да бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан аларны котлау өчен районның ветераннар советы рәисе, Ибраһим авыл биләмәсе башлыгы, авыл Советы һәм китапханә хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, бәхетле парларның балалары килделәр. Хуҗалар кунакларны шатланып, якты йөз белән каршы алдылар.
Зиянә апа белән Әнвәр абый аларга үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр. Нинди генә сынаулар үтәргә туры килсә дә, сабыр итеп, бердәм булып, бер-берсен аңлап яшәргә тырышканнар алар.
– Безнең өйләнешү кызык кына булды. Бабагыз мине урлап алып кайтты. Шуңарчы бер күрешеп, шаярып кына сөйләшкән идек. Ул вакытта миңа 19 яшь иде. Үзем мин Бүләкбаш авылыннан. Каршы йортта ялгызы гына сатучы апа яшәде, ул мине еш кына иптәшкә дип куна чакыра иде. Бу көнне ул ниндидер йомыш белән безгә кереп чыгарга булды. «Тукта, туганым, мин бу кешегә ышанмыйм, я килеп керер», – дип ишекне йозак белән шатырдатып бикләп куйды. Ә Әнвәр чынлап та почмактан гына карап торган, шул арада ишекне ватып килеп тә керде, мине күтәреп җигелгән атка чыгарып та утыртты. Бәкәйдә безне «Балам, әйдә» дип кайнам каршы алды. Икенче көнне үк Иске Муса авылына барып ЗАГСта яздырып кайттылар. Шуннан соң гына әткәй белән әнкәйне барып алдылар. Никах укыттык. Бабагыз бик матур, кап-кара чәчле, таза, озын буйлы егет иде, – дип елмаеп сөйләде Зиянә Абдулла кызы.
Әнвәр абый әтисез үскән, ул аңа биш яшь булганда бакыйлыкка күчкән. Армиядән хезмәт итеп кайткач, колхоз аны Уфага ташчы һөнәренә укырга җибәргән.
Шул һөнәре буенча аны үзебезнең районда гына түгел, тирә-як районнарга да мич чыгарырга чакырганнар. Эшен тырышып, җиренә җиткереп башкарган.
Ул заманнарда мич чыгаручы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булган. Әнвәр абый мич чыгарып кына калмаган, тракторчы да, урманчы да булып эшләгән.
Зиянә апа гомер буе «Маяк» колхозында савучы булып хезмәт куйган.
Әнвәр абый белән бер ул, дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге вакытта алар 17 балага нәнәй-картатай!
– Бүгенге көндә мин бик бәхетле. Әткәм-әнкәмнең тигез картлыгын күрергә насыйп булды. Мин аларга карап горурланам һәм сокланам, – ди кызлары Лилия.
– Янәшәңдә тормыш мәшәкатьләрен уртак бүләрлек кешең булганда гына пар канатлы булып яшәп була. Инде ярты гасырдан артык гомер узса да, әнә шул еллар сагындырып, күз алдында бүгенгедәй якты хатирә булып саклана, – ди Әнвәр Талип улы.