Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
28 октябрь 2020, 17:50

Тормыш юлы – яшьләргә үрнәк

Әлбәй авылында яшәүчегә «Ата даны» дипломы тапшырылды

Күптән түгел Әлбәй авылында яшәүче Тәлгать Галиәхмәтовка Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы тарафыннан якыннарын яратуы, аларга һәрвакыт ярдәм итүе һәм үрнәкле әти булуы өчен «Ата даны» дипломы тапшырылды.
Ул күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Хәбиәхмәт Солтангалин – фельдшер, ә әнисе Сания сатучы булып эшли. Әтисе һәм аның бертуганы Хәмидулла сугышта һәлак була.
– Картәниебез Сания әтинең кечкенәдән үк үзен дә, якыннарын да яклый алуы турында сөйли иде. Сугыштан соң, 1946 елда, 10 яшьлек Тәлгать белән үзләре генә калганда (апалары Рәшидә белән Асия эштә чакта), кемнәрдер өйгә килеп кергәннәр һәм колхозга чәчү өчен нәрсә булса да бирегез дип сораганнар, ә аларның нибары бер чиләк кенә бәрәңгеләре калган булган, аны яз чәчү өчен саклап тотканнар. «Үзебезнең дә ашарга бернәрсәбез юк» ди алар, тик колхозчылар идән ярыгыннан базда яткан бәрәңгене күреп калалар һәм алып чыгып китәргә уйлыйлар. Тик әти, ун яшьтә генә булуына карамастан, кисәү агачы белән аркаларына сугып аларны куып чыгара, – дип сөйләде аның улы Илдус.
Тәлгать авыл мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендәге механизаторлар училищесына укырга керә, анда алты ай укый. 1955–1958 елларда Владивостокта Тын океан флотында хезмәт итә. 1958 елда отпускка кайткач, сеңлесе Рәшидә укыган Иске Ябалаклы мәктәбенә керә. Анда ул сеңлесе белән бер сыйныфта белем алган чибәр башкорт кызы Рәйфә белән танышырга өлгерә. Кызны бик ошата, берничә тапкыр очрашалар. Ә хезмәттән кайткач, колхоз рәисе булып эшләүче җизнәсеннән тачанка алып кызның ризалыгы белән аны урлый (кәләше тумышы белән күрше Иске Яппар авылыннан).
Шулай яшәп китәләр: Тәлгать гомер буена, 1958–1996 елларда, Чапаев исемендәге колхозда тракторчы, ә Рәйфә сыер савучы, чөгендер үстерүче булып эшли, берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана. Алар биш балага гомер бирәләр – Ирек, Радик, Илдус исемле уллар һәм Гүзәл, Гөлнара исемле кызлар тәрбияләп үстерәләр. Элекке прокуратура хезмәткәрләре Радик белән Илдус әлеге вакытта адвокат булып эшлиләр. Ирек Уфада энергетика техникумын тәмамлаганнан соң электрик була, хәзер лаеклы ялда, әмма эшләвен дәвам итә, Гөлнара поселокның 1нче мәктәбендә башкорт телен укыта. Гүзәл нефть эшкәртү заводында эшләп пенсиягә чыккан.
Тәлгать Хәбиәхмәт улы күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен күп санлы бүләкләр, шул исәптән III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, медальләр, БАССР Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Тиздән, 2021 елның 15 гыйнварында, Тәлгать Хәбиәхмәт улына 85 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә егәрле күренә, аның тормыш һәм хезмәт юлын бүгенге яшь буынга үрнәк итеп куярлык.
Читайте нас