Чишмэ
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
16 октябрь 2020, 17:47

Хатын-кыз – дөнья тоткасы

Һәр ел 15 октябрьдә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Бу дата җәмгыятькә аның авыл хатын-кызына ни дәрәҗәдә бурычлы булуын искә төшерә.

Көзге ярминкәдә Биккол авылыннан килгән Зимфира Галимҗанова кәбестә сата иде. Күпләр аның янына килеп:
– Бу кәбестәләрне ничек үстердегез? Карап торырлык матур бит! – дип соклануларын яшермәделәр.
– Бернинди авырлыгы да юк, моның өчен уңдырышлы җир, уңган ир кирәк, – дип елмаеп шигъри юллар белән башкорт телендә җавап бирде сатучы.
Зимфира Мөдәрис кызы Дурас авыл Советының эшләр белән идарә итүчесе, ә тагын да ул тәҗрибәле шофер. Бикколда яши, бу авылдан аның эшенә кадәр дүрт чакрым юл. Көн саен машина белән эшкә йөри, гаиләсен дә карарга, йорт хуҗалыгын алып барырга да өлгерә. Аңа карап авыл хатыны димәссең дә, һәрвакыт бик күркәм күренә, бигрәк тә елмаеп җибәрсә.
Зимфира Биккол авылындагы күп балалы тату гаиләдә туып-үскән.
Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган һәм, шулай булуга карамастан, комсомол яшьләр бригадасында сыер савучы булып эшли башлаган. Читтән торып Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән, аны бик яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, малларны ясалма орлыкландыручы, зоотехник, арытаба ферма мөдире булып эшләгән. Соңрак ул аграр университетка укырга керә. 1995 елда авыл Советына эшкә урнаша. 1996 елда авылдашы Хәмит Галимҗановка кияүгә чыга. Яшь пар авылда үз йортларын төзи башлый. Бура өчен агач әзерләүдән һәм нигез салудан башлап, барысын да үз көчләре, туганнары, бигрәк тә Хәмитнең бертуганнары ярдәмендә эшлиләр. Зимфира тормыш иптәшенең хуҗалыкны оста итеп алып баруын билгеләп үтте – ул кәбестә түтәленә коедан су сиптерү җайланмасы эшләгән, йортларына җылылык керткән, өйдәге тәрәзәләр һәм барлык җиһазлар аның алтын куллары белән эшләнгән. Уңган ир эретеп ябыштыручы да.
Әлеге вакытта зур хуҗалыкларында 15 баш сыер малы һәм 30лап сарык асрыйлар, күп итеп кәбестә утырталар. Галимҗановларның ике балалары бар, уллары Башкорт дәүләт педагогия университетында тарих факультетының бишенче курсында белем ала, ә кызлары икътисад факультетының өченче курсында укый, ул шулай ук матур итеп рәсем төшерә, хикәяләр яза. Алар каникул вакытында әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә булышалар.
Зимфира Мөдәрис кызы, барлык авыл хатын-кызлары кебек, бер минут та эшсез тормый. Һәр эшне күңел биреп башкара. Матур итеп бизәп пироглар пешерергә ярата. Тегә, бәйли, үзенең кул эшләре белән район Мәдәният сараенда Республика көне уңаеннан оештырылган күргәзмәләрдә катнаша, пластик шешәләрдән әйберләр ясау белән шөгыльләнә, чәчәкләр үстерә.
Шигырьләр укырга ярата һәм аларны сәхнәдә яттан да сөйли. Карвинг – яшелчә-җимешләрне бизәкләп кисү сәнгате белән шөгыльләнә.
Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне алдыннан аны һәм районның барлык авыл хатын-кызларын бәйрәм белән чын күңелдән котлыйсыбыз һәм аларга тормыш мәшәкатьләренә, эш күплегенә карамастан, һәрвакыт нәзакәтле һәм назлы хатын-кыз булып калуларын телисебез килә.
Читайте нас