Тиздән Башкортстанда Республика көне билгеләп үтеләчәк. Ә бу уңайдан районда һәм республикада билгеле булган, Башкортстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә делегацияләр еш килгән «Идиятуллин» хосусый предприятиесен игътибарга алу лаеклы булыр.
Хуҗалыкка якынлашканда буада иркенләп йөзеп йөрүче кыр үрдәкләрен очратырга була.
– Безнең хуҗалык шактый зур һәм күп максатлы, ул 2000 гектар мәйданда урнашкан. Бездә 14 кеше эшли, алар азык-төлек, тулай торак һәм яшәү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән, уңайлы шартлар булдырылган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, без «Этноавыл» проектында катнашабыз. Кырчылык һәм терлекчелек белән генә түгел, продукция эшкәртү белән дә шөгыльләнәбез. Күптән түгел «Экопрод» цехын ачтык, анда терлек һәм кош итеннән колбаса һәм башка төрле ит ризыклары җитештерәбез. Әйткәндәй, барысы да табигый, үзебезнеке. Экскурсиягә килгән мәктәп укучыларын, оешмалар вәкилләрен, барыннан да ешрак, биредәге фауна кызыксындыра. Ә бездә, чыннан да, карарлык нәрсәләр бар: монда мисыр тавыклары, боланнар, кыр үрдәкләре, тәвә кошлар, блэк ангус токымлы 150 баш сыер һәм башка бик күп терлекләр бар. Кунакларның күбесе атлар белән кызыксына, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Дамир Идиятуллин.
– Килүчеләр өчен хуҗалык буенча экскурсия үткәрәбез, еш кына әти гид була. Ул хуҗалык турында сөйли, басу-кырларыбызны да, мал-туарларыбызны да күрсәтә, Тәпәреш авылының бай тарихы белән дә таныштыра. Әлегә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә экскурсияләр туктатылды, тик күпләр шалтыратып, сезгә кайчан килергә мөмкин, дип сорашалар, – дип сүзгә кушылды аның кызы Диана.
Бу гаҗәп тә түгел, чөнки хуҗалык заманча һәм күп тармаклы булуы өстенә, атлар һәм хәтта безнең як өчен экзотик булган терлекләр үрчетү белән дә шөгыльләнә. Көтүлекләрендә 400 башка якын төрле-төрле атларны күрергә мөмкин. «Ә ни өчен алар тәбәнәк?» дип, күпләрне кызыксындырган сорау бирдем Дамир Сәгыйтьҗан улына.
– Бу башкорт токымлы атлар. Алар табигате буенча карсак буйлы, нык бәдәнле, юаш холыклы. Атлар көтүен бер кеше карый, – дип җавап бирде ул.
Фермада төрле, шул исәптән ат чабышларында катнашучы токымлы атлар да асрала. Алар арасында күп тапкыр күргәзмәләрдә һәм спорт ярышларында катнашканнары да бар.
Менә инде 27 елдан артык Идиятуллиннар, безнең районның башка күп кенә фермерлары кебек, республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертәләр.