Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
30 сентябрь 2020, 13:26

Гөлсем Хәйруллина: Дәшми кала белергә дә кирәк!

1 октябрьдә бөтен дөнья Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге көн очраклы гына сайланмаган, чөнки көз – табигатьнең алтын мизгеле санала, өлкән яшь тә кеше гомеренең алтын чоры.

Горный авылыннан Нурлыгаян һәм Гөлсем Хәйруллиннар да өлкән яшькә аяк басканнар, гаилә башлыгына 3 октябрьдә 87 яшь булачак, ә тормыш иптәшенә 3 июльдә 84 яшь тулган. Бер гаилә булып яши башлауларына быел 63 ел.
«Озын гомер бергә яшәвегезнең сере нидә? Яшьләргә киңәш бирегез әле, хәзер аерылышучылар бигрәк күп бит», дигән сорау бирдем аларга.
– Аңлыйсызмы, безнең заманда ватылган һәм җимерелгән әйберләрне чыгарып ташламыйлар, ә төзәтәләр иде. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә шулай – ачуланышкан вакыт булса, бер-беребез белән уртак тел табарга тырыштык, тизрәк аерылышырга ашыкмадык. Дәшми калу, җайга сыпыра белү дә кирәк, үз сүзеңне генә сүз итәм дип гел каршы торырга ярамый, шул вакытта гаиләдә татулык булачак, – дип елмайды Гөлсем Газиз кызы.
Алар ничек танышуларын искә алдылар: Гөлсем апа Бильязы авылында туып-үскән, колхозда сарыкчылык фермасында эшләгән. Нурлыгаян абый тумышы белән Ибраһим авылыннан, Гөлсемнең ике туган абыйсы белән бергә Северодвинскида морфлотта биш ел хезмәт иткән. Дусты янына килгәч, сеңлесенә күзе төшкән, яшьләр бер-берсен яратып кавышканнар, туйлар үткәргәннәр һәм 30 ел Бильязыда яшәгәннәр. Тик авылда тормыш акрынлап сүнгән – картлар гына калган, эш урыннары булмаган, шуңа күрә Хәйруллиннар бик җиңел булмаса да, 1984 елның маенда Горный авылына күченгәннәр. Нурлыгаян абый – тракторда, Гөлсем апа куян фермасында эшләгән. Икесе дә лаеклы эшләп пенсиягә чыкканнар. Нурия, Алия һәм Наҗия исемле өч кыз үстергәннәр.
Хәйруллиннар, олы яшьтә булуга карамастан, икәү генә яшиләр.
– Балалар хәл белеп, азык-төлек, дарулар кайтарып китәләр, авыррак эшләр алар җилкәсенә төшә. Ә вак-төякне үзебез эшләргә тырышабыз, кичә мунча ягып кердек, бүген җомга көн икәүләп мәчеткә барабыз. Хатыным ашарга үзе әзерли. Безне гает, коръән ашларына чакыралар. Кайчагында авырып китсәк тә, бирешмәскә тырышабыз, – ди Нурлыгаян Нурый улы.
Аларның өе якты, чиста һәм ямьле. Нурлыгаян абый белән Гөлсем апа тормышлары турында тыйнак кына, бер-берсен бүлдермичә генә сөйлиләр. Алар икесе дә – сугыш чоры балалары, күп михнәтләр күргәннәр, әмма авырлыклар аларны чыныктырган, озын гомер кичерергә ярдәм иткән, күрәсең. Гаилә тормышы менә шундый булырга тиеш, гомер юлын сайлаган ярың белән ахырга кадәр бергә үтәргә кирәктер.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Өлкәннәр көне алдыннан күп кенә оешмалар пенсионерларын игътибарсыз калдырмады. Мәсәлән, Балалар сәнгать мәктәбе, «Чишмә районы торак сервисы» һәм «Аргон» җәмгыятьләре район гәзитенә язылу оештырган. «Чишмәэнергосервис» җәмгыяте акчалата бүләк ясарга планлаштыра. Чишмә май экстракцияләү заводы, «Ямь» предприятиесе, Чишмә район дәваханәсе һәм башка күп кенә оешмалар картлар көненә күчтәнәчләр әзерли.
Читайте нас