Рәшидә Минислам кызын гаиләсе даирәсендә тәбрикләү өчен Чишмә районы хакимияте, Ярми авылы биләмәсе вәкилләре, китапханә хезмәткәрләре килделәр, аңа озын гомер кичерүен һәм ныклы сәламәтлек теләделәр.
Ул 1930 елның 16 сентябрендә Арслан авылында дөньяга килгән. Җиде сыйныф тәмамлаганнан соң Уфа педучилищесына укырга кергән. Әтисе сугышта һәлак булгач, укуын ташлап әнисе янына туган авылына кайткан. Математиканы яхшы бе-лүе сәбәпле, тәүдә аны колхозда учетчик, соңрак бригадир ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр.
– Ире сугышка киткәндә безнең нәнәй биш бала белән кала. Әни, гаиләдә икенче булып туган өлкән бала буларак, аңа зур терәк була, ә олы абыйсы укуын ташламый, кулыннан килгәнчә авылга матди ярдәм җибәреп тора. Әни 11–12 яшьлек чагында башыннан үткән шундый хәл турында гел искә ала: урак чорында ул нәнәй белән Арсланнан Чишмә элеваторына колхоз ашлыгын ташый. Бер көнне алар үгезләр җигелгән арбага иген төяп юлга чыгалар, Ирек тавыннан төшкәндә үгезләре дулап арба ава һәм бөтен иген үләнгә сибелә. Малларны тынычландыргач, әни нәнәйгә ашлык җыярга ярдәм итәргә тели, тик ул, син чүбе белән бергә җыярсың, дип аңа үгезләрне тотып торырга куша. Ашлыкны чиста килеш тапшырырга кирәк була. Һәм ул әнисе һәр бөртеге алтын бәрабәренә торган игенне берәмләп җыеп бетергәнче үгезләрне тотып тора. Таң атканда гына өйгә кайтып кергәннәр, – дип сөйләде юбилярның кызы Зөлхия.
Әтисен сугышка озатканда ул әнисенең елап басып торуын, ә әтисенең «Елама Гөлмаһира, Гитлерны йодрык белән дөмбәсләгәч тә кайтырмын», – дип тынычландыруын хәтерли. Кызганычка каршы, әтиләренә кире кайтырга насыйп булмый, гаилә өчен авыр чор башлана.
1956 елда Рәшидә Минислам кызы Әгъләм Карачуринга кияүгә чыга. «Победа» колхозында эшли, чөгендер үстерә, чебеш карый. Соңрак фермада хезмәт куя, урып-җыю чорында ашлык чистарту, киптерү, саклау һәм элеваторга озату өчен җаваплы була.
– Ирем тракторда эшләгәндә балаларга күз-колак булдым, кайнатамны карарга, ашатырга, өс-башын юарга өлгердем, тезләре авыртканга күрә, караваттан тора алмый иде. Ул һәрвакыт караулы, яткан урыны җылы һәм чиста булды. Озак яшәвемнең сере, мөгаен, шундадыр, кайнатамны яхшы итеп караганым өчен Ходай бүләгедер. Рәхмәт сиңа, килен, дия торган иде. Хәзер инде үземнең сигез оныгым һәм туруннарым бар, – дип сөйләде Рәшидә Минислам кызы.