12 сентябрьдә «Акбүзат» ипподромында «Терра Башкирия-2020» ат чабышы турнирының финалы үтте. 14 мартта үткән 12нче этапта Ишембай, Нуриман, Иглин, Стәрлетамак, Дуван, Гафури, Әбҗәлил, Чишмә, Күгәрчен, Дүртөйле, Уфа һәм Кырмыскалы районнарыннан килгән җайдаклар җиңү яулады.
Турнир финалына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та килде. Ул ярышлар башланыр алдыннан ипподромда оештырылган күргәзмә белән танышты. Радий Хәбиров Чишмә районының «Агроснаб» җәмгыяте (анда атлар өчен кирәк-яраклар җитештерелә башлады) вәкилләре белән сөйләшкәндә аларны «Авыл сәгате» утырышында катнашырга чакырды. Төбәк Башлыгы предприятиенең арытаба үсешен карау һәм дәүләттән ярдәм алу вариантлары турында фикер алышу мөһимлеген әйтте.
«Безнең Башкортстанда яшәүче халыклар өчен ат бик зур әһәмияткә ия, ул гасырлар буена чын дус һәм иптәш булган, ата-бабаларыбыз да ат белән сугышка киткән. Безнең «Төньяк амурлары» һәм генерал Шәйморатовның Башкорт кавалериясе дивизиясе сугышчылары үзләренең тугры дуслары белән бөтен Европа аша узган. Бүген спортчыларның гадел җиңүгә ирешүләрен телим», – диде Радий Хәбиров, тамашачыларга, спортчыларга һәм тренерларга мөрәҗәгать итеп.
12 сентябрьдә «Акбүзат» ипподромына килүчеләр Башкортстан Башлыгы призына үткән ат чабышының шаһиты булды. Беренче категорияле җайдак Александр Лиханов Реактивити кушаматлы аты белән җиңү яулады. Спортчы, тренер Флүр Батыров һәм Туймазы районыннан ат хуҗасы Радик Гәрәев төбәк Башлыгы кулыннан төп приз һәм 250 мең сумлык сертификат алды.
«Башкортстанда продуктив елкычылыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашырабыз, күптән түгел Баймакта ат асраучылар белән очраштык. «Акбүзат» ипподромында сынау үзәге булачак, биредә ат чабышлары тәмамланганнан соң, ремонт эшләре башлана. 2021 елга кадәр чабышларда катнашу өчен атлар үрчетү программасын кабул итәчәкбез, моның өчен бюджеттан акча биреләчәк, эшкуарларны да җәлеп итәчәкбез», – диде республика Башлыгы журналистларга.
Исегезгә төшерәбез, республикада «Терра Башкирия» ат чабышлары турниры 2019 елдан башлап төбәкнең 54 районында үтә. Ул ат асрауны дәртсендерү, башкорт токымлы атлар үрчетү, тамашачыларны ат ярышларына җәлеп итү максатында үткәрелә.