Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 сентябрь 2020, 17:42

Рәхмәт белдерү – бәяләп бетергесез бүләк

Мал табибы һәр авылда аерым ихтирамга лаек кеше, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки мал-туар – авыл тормышының аерылгысыз бер өлеше. Ветеринар Хәмит Биктаһировның әлеге һөнәр буенча эшли башлавына быел 36 ел.

– Фельдшер кешеләргә ярдәм иткән кебек, ветеринар да малларга ярдәм күрсәтү өчен кайчак төнлә дә чыгып китә, кемнеңдер сыеры бозаулый алмый, кемнеңдер бозавы агуланган була, – ди ул.
Хәмит Фәрит улы Арслан авылында туып-үскән, хәзер дә шунда гомер кичерә. Мәктәптән соң ул Уфада Авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын максатлы юнәлеш буенча тәмамлап, 1984 елда «Дружба» колхозына баш ветеринария табибы булып эшкә кайта. Ул елларда яшь белгечнең тәүлегенә 24 сәгать эшләгән вакытлары була. Колхозда фермалар, мал-туар күп чак. Ә 1996 елдан Чишмә райветстанциясендә эшли башлый, Арслан ветеринария участогы белән җитәкчелек итә. Хәмит Фәрит улы ун торак пункт: Арслан, Ирек, Илкәш, Яңавыл, Әмин, Леонидовка, Красный Октябрь, Кахновка, Дмитриевка һәм Бишкәҗә авылларын хезмәтләндерә. Бу райондагы иң зур участокларның берсе.
– Ни өчен бу һөнәрне сайладыммы? Әйтә дә алмыйм. Үз-үземне белгәннән бирле авылда, мал-туар арасында булдык, көтү дә көттек, әти белән әни фермада мал карадылар, аларның эшен күреп үстек. Тормыш иптәшем Эльза Ягъфәр кызы – уң кулым. 2018 елда ул ветеринария буенча фельдшер белгечлегенә укырга керде, хәзер бергәләп эшлибез, кайвакыт аңа ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп җибәрәм. Моңа кадәр Эльза 27 ел буена балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, – ди Хәмит Фәрит улы.
Халык мал табибларына елның һәр мизгеле өчен хас булган проблемалар белән мөрәҗәгать итә, җәй көннәрендә сыерларда мастит, тояк авырулары, агулану, төрле җәрәхәтләр була, кышын бозаулау чоры башлана, соңгылыклары кала. Ветеринарның эше һәрвакыт җитәрлек. Әле участоктагы этләрне идентификацияләү тәмамланып килә, мөгезле эре терлеккә котыру авыруыннан вакцинация ясау дәвам итә, сентябрь аенда йорт хайваннарыннан бруцеллез һәм лейкозга кан пробасы аласы бар. Хәмит Фәрит улына, күпьеллык тәҗрибәле ветеринар буларак, районның яшь белгечләре дә еш кына киңәш сорап мөрәҗәгать итә.
Хәмит белән Эльза Биктаһировлар өч бала үстергәннәр. Зур уллары Булат хокук саклау органнарында эшли, кызлары Гөлчәчәк әти-әнисе юлыннан киткән, Дим бистәсендә ветстанциядә эшли, ә кече уллары Айрат умартачылык белән шөгыльләнә.
Бу эштә иң мөһиме – мал-туарны ярату, ә коткарылган мал хуҗасының шатлыктан балкыган йөзе һәм терлекләрнең үзләренчә рәхмәт белдерүе – хезмәтебез өчен бәяләп бетергесез бүләк. Мал табибына сизгерлек тә кирәк, чөнки хайван үз чире турында сөйли алмый, ди Хәмит Фәрит улы.
Читайте нас