Нәзирә апа безне бик җылы каршы алды, укучыларының укытучы апалары янына ни өчен еш килеп йөрүе шунда ук аңлашылды.
– Нәзирә апа, нихәлдәсең? Авырмыйсыңмы?
– Ай, бигрәк тәмле исләр килә! Ә сезгә кем кунакка килде ул? – дип бусагадан ук сөйләшә-сөйләшә килеп керделәр Венера Җиһангирова белән Рәйханә Идрисова. Нәзирә апа укучылары килүгә һәрвакыт шат – ул аларны якты йөз белән каршы ала, сыйлый, тыңлый, киңәшләрен бирә.
Нәзирә Нәби кызы Бөек Ватан сугышы башланып дүрт көн үткәч туган, шуңа күрә аның балачагы михнәтсез узган, дип булмый. Туган авылы Күчем мәктәбендә тырышып, гел бишлегә генә укыган. Яхшы укыганы өчен 1952 һәм 1954 елларда алган, В. Ленин һәм И. Сталин портретлары төшкән Мактау грамоталары әле дә саклана. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Мәсәгүт педагогика училищесына укырга керә һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломын алгач Келәш мәктәбенә җибәрелә, тик тиздән аны җирле кадр буларак туган авылына эшкә чакыралар. Күчем мәктәбендә ул
2006 елга кадәр башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Яхшы хезмәте өчен РСФСР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ВЛКСМ өлкә комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәктәптә беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр 57 укучы белем алган еллар булган. Ул вакытта ике укытучы һәм озайтылган көн тәрбиячесе эшләгән.
Ул биш тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана. Авыл халкы ихтыяҗлары буенча мәсьәләләрне хәл итүне сорый һәм төрле елларда биредә юл, су һәм газүткәргеч, күпер, клуб һәм мәктәп төзелә.
Нәзирә Нәби кызы тормыш иптәше белән өч бала – Лариса, Гүзәл исемле кызлар, Илшат исемле ул тәрбияләп үстергәннәр.
Лариса хәрбигә кияүгә чыккан, Хабаровскида яши, Гүзәл – медицина хезмәткәре, Чишмә үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли, Илшат Чишмә поселогында яши, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итә. Кызлыкка алган тагын бер кызлары – Миңнегөл, Дәүләкәндә яши.
Нәзирә Нәби кызы бүген дә актив тормыш алып бара, догалар укырга өйрәнә. Ул балаларга белем биреп, гомер буе үз халкына хезмәт итүе белән горур.