Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
8 август 2020, 17:16

Зур хуҗалык уйга батып утырырга ирек куймый

Бишкәҗә авылыннан Гөлсинә Сидорукның иртәсе кофе эчүдән башланмый.

Сыерларны тизрәк саварга, бозауларны эчерергә кирәк. Хуҗалыгы зур – үгезләр, атлар, дуңгызлар, үрдәкләр, күркәләр, чебиләр. Бройлер чебешләрнең икенче партиясе үсеп килә. Беренчесен 17 апрельдә үк алган, аларын үстереп сатарга да өлгергән инде. Иртәдән барысын да ашатырга, эчерергә, асларын алырга кирәк…
– Искәндәр, Громны (тай исеме шулай) эчер әле!
– Әминә, үрдәкләрне чыгар.
Хәтта кечкенә Назгөлгә дә көче җитәрлек эш бар – ул тавык йомыркалары җыя. Менә шулай барысы бергә эшлиләр. Әти-әниләре дә булыша, ярый әле якында, бакча аша гына яшиләр, аларга таба сукмак салынган. Гөлсинәнең туганнары да һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер: алар печән дә әзерләшә, алып та кайтыша. Печәнне бакчадан чабалар.
Гөлсинә өчен сала хезмәте яңалык түгел, ул авылда туып-үскән. Тугызынчы сыйныфтан соң Йоматау авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Чишмәдә сатучы булып эшләгәндә үзенең мәхәббәтен – Айратны очраткан. Күп тә үтми өйләнешкәннәр. Бер ел поселокта фатир алып яшәгәннәр. Кызлары Әминә тугач, иренең туган авылына кайтып төпләнергә булганнар. Башта әти-әниләре белән бергә яшәгәннәр. Бер елдан картәтисенең Айратка васыять итеп калдырган йортында ремонт ясап, аерым яши башлаганнар. Биш бозау сатып алганнар, әти-әниләре сыер бүләк иткән. Айрат фермага эшкә урнашкан. Шул рәвешле дөнья көтә башлаганнар. Бераздан уллары Искәндәр, тагын алты елдан соң кызлары Назгөл туган. Ә ике ел элек бу йортка кайгы килгән – гаилә башлыгы вафат булган. Якыннары ачы хәсрәт кичергән – аңа яшәргә дә яшәргә иде, киләчәккә күпме планнары бар иде бит.
Гөлсинә мал-туарны бетермәскә булган. Эш белән мәш килеп кайгы-хәсрәт тә басылып торган кебек. Бүген аның хуҗалыгында алты баш сыер малы, ике ат, ике дуңгыз, кош-корт бар. Сөттән каймак ясый, май яза, кош-кортларга эремчек ясый. Ә май белән каймакны кайвакыт сата. Хәзер Гөлсинә балалар хакына яши. Зур кызы – алтынчы, улы өченче сыйныфка бара, ә Назгөлгә әле дүрт кенә яшь.
– Балаларны, үзебезнең әти-әниләр кебек, эш белән тәрбияләргә тырышам, эш рәтен белеп үссәләр тормышта кыенлыкларны һәм проблемаларны җиңәргә җиңелрәк булыр, дип уйлыйм. Мал-туар, кош-корт, бакча карап, хуҗалыкта мәш килеп көннең ничек үтүен сизми дә калабыз. Мәктәптә укыганда да классик язучының сүзләрен гел кабатлыйлар иде: «Кеше, кем генә булмасын, тир түгеп эшләргә тиеш, аның тормышының мәгънәсе һәм максаты, бәхете һәм куанычы тик шуңа бәйле», ди Гөлсинә.
Читайте нас