Римма Костусенко Чишмә балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча тренер-укытучы булып эшли. Ул тумышы белән Чишмә районыннан, кеч-кенә чагында әти-әнисе белән Үзбәкстанның Зарафшан шәһәренә киткән, ә вакыт үтү белән бергә-ләп кире туган якка кайтканнар. Римма мәктәптә укыганда ук йөзү буенча тренер булырга хыялланган, шуңа күрә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының «Физик культура һәм спорт буенча белгеч» бүлегенә укырга кергән, суга батучыларны коткару буенча төрле курслар тәмамлаган.
– Балачакта сәламәтлегем начар булу сәбәпле, кискен респиратор авырулар белән еш чирли идем, алты яшемдә әти-әни мине йөзү түгәрәгенә алып барды. Анда озак йөрмәдем, ә җиде яшьтә үзем барып язылдым һәм мәктәпне тәмамлаганчы йөзү белән шөгыльләндем. Ярышларда алган бүләкләрем дә бар. Йөзү буенча тренерларым турында хөрмәт белән искә алам. Әти белән абыем да спорт белән мавыктылар: абый волейболчы иде, ә әти күбрәк чаңгыда шуу белән шөгыльләнде, Уфа районы чемпионы булды, – дип сөйләде Римма Камил кызы.
Римма үзе – спорт мастерлыгына кандидат. Ул йөзү буенча ярышларда, Авыл уеннарында катнашып, районыбыз данын яклый.
– Биредә буш урын булуын белү белән резюме тапшырдым. Менә алты ел инде балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә йөзәргә өйрәтәм. Эшемне яратам, күңелгә хуш килгән эш белән шөгыльләнергә кирәк дип саныйм, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.
Римма Камил кызы сүзләренә караганда, йөзү, шулай ук спортның теләсә кайсы төре кешедә көчле холык тәрбияли, ышаныч уята һәм сәламәтлекне чыныктыра.
– Балачакта бик оялчан булуымны хәтерлим, ә йөзү белән мавыга башлагач үз-үземә ышаныч барлыкка килде. Йөзүдә барысы да үзеңә бәйле бит, ә ярышларда һәр секунд мөһим. Бездә балалар бассейнда йөзәргә өйрәнеп кенә калмый, җәй көннәрендә күнекмә ясау өчен җыеннарга да алып барабыз, анда тагын да яхшырак шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Балалар киләчәктә спортчы яки тренер булырга хыялланмасалар да, йөзү дәресләрен онытмаслар, һәм кем белә, бәлки, бу күнекмәләрнең үзләренә яки берәрсе бәлагә очраган вакытта кирәк булып куюы бар. Эшләү дәверемдә Чишмәдә яшәүче 300гә якын малайны һәм кызны йөзәргә өйрәттем, – диде ул елмаеп.