Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
2 август 2020, 12:16

Гаилә династиясе буенча тимерюлчы

Безнең илдә ел саен августның беренче якшәмбесендә Тимерюлчылар көне билгеләп үтелә.

Тимер юл тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде, пассажирлар эшкә, кунакка яки сәфәргә бару өчен тукталышларда электричкалар, поездлар көтәләр.
Ә тимер юлларның төзеклеген тимер юл транспорты хезмәткәрләре тикшереп тора. Шуларның берсе, Александр Гончаров, гомер буе Чишмә тимер юлында хезмәт куйган.
Ул үзе Башкортстанның Бәләбәй районы Чубакаран авылыннан, аңа алты яшь булганда гаиләсе Чишмә авылына күченеп килгән. Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Макарович, биредә фатир алган һәм Чишмә станциясендә тепловоз машинисты (аннары өлкән машинист) булып эшләгән. Александр Михайловичның әнисе унбиш елга якын тимер юл монтеры булып хезмәт куйган. Аның ике туган абыйсы Владимир Косолапов та хезмәт юлын Чишмә тимер юлыннан башлаган, армиягә кадәр энергоучастокта эшләгән, аннан соң профсоюз оешмасы рәисе булган.
– Беренче сыйныфка мин 2нче мәктәпкә бардым, ә укый торган фәннәрдән җәмгыять белеме, физика, барыннан да бигрәк, хезмәт дәресләре ошый иде. Укытучыбыз безне төрле станокларда эшләргә өйрәтте, һәм бу миңа тормышта да бик ярап куйды. Мәктәптә ун ел белем алдым, аннан соң 69нчы елда Чишмәнең 8нче энергоучастогына өйрәнчек булып эшкә урнаштым. Ай ярымнан соң мине армиягә алдылар, Байконур космодромына җибәрделәр. Электр тогының югары киеренкелеге белән таныш булганга күрә мине подстанциягә җибәрделәр, анда ике ел хезмәт иттем. Ни өчен шундый һөнәр сайладыммы? Мөгаен, әти-әнинең һәм абыемның тимер юлда эшләве мөһим роль уйнагандыр, – дип үзе турында сөйләде Александр Михайлович.
Хәрби хезмәттән кайткач, ул янә 8нче энергия белән тәэмин итү участогына эшкә урнаша, һәм 45 ел гомерен шунда эшләүгә багышлый.
Александр Михайловичка күрсәткән хезмәтләре өчен бик күп бүләкләр тапшырылган.
Ул Дим бистәсендә Тимерюлчылар көнендә Рәсәй Федерациясе Транспорт министрлыгыннан Мактау грамотасы тапшырылган тантаналы мизгелне искә алды.
Хәзер ул пенсиядә, шулай булса да эшсез тормый. Александр Гончаровның өендә төрле станоклар, үз куллары белән ясаган төрле җайланмалар күрергә була.
– Нинди дә булса тимер тапсам, әһә, менә син монда кирәк булачаксың дип алып куям, ә ишеккә һәм капкага пульт аша ачарга мөмкин булган механизм ясадым. Сәламәтлек турында да онытмыйм, көн дә зарядка ясыйм. Чөнки, сәламәт тәндә – сәламәт рух, ә менә сез 120 тапкыр чүгәли аласызмы? – дип сорады хушлашканда Александр Михайлович район гәзите хәбәрчесеннән.
Читайте нас