Тәпәреш авылында яшәүче 83 яшьлек Әнисә Әхмәтшинаны да шулар исәбенә кертергә була.
– Менә 40 еллап инде гел үләнле чәйләр генә эчәм. Үләннәр – төрле авырулардан шифа табу, сәламәтлегебезне саклау чарасы, дип уйлыйм, – ди ул.
Эш үләндәдерме, юкмы, әллә башка сере бармы, әмма Әнисә әбигә бер дә 83 яшь биреп булмый,
өлкән яшьтә булуга карамастан, үткенлеген, күңел көрлеген саклап калган. Ә бит ул гомер буе сыер савучы булып эшләгән, гел алдынгылар рәтендә булган. Бу һөнәрнең авыр хезмәт булуын, элек сыерларны кул белән сауганнарын барыбыз да, бигрәк тә авыл кешеләре, яхшы белә.
Әнисә Абдулла кызы тормыш иптәше Миңнеәхмәт Гайнәтулла улы белән биш бала – Рәйсә, Рәсимә, Марат, Ирек, Фларида исемле кызлар-уллар тәрбияләп үстергәннәр. «Берничә ел элек иремне, аннары улым Ирекне югалттым», – ди Әнисә әби. Ә бүгенге көндә ул оныкларга бай картәни, 13 оныгы һәм 11 туруны бар.
– Үләннәрне җыеп киптердем инде, ваклап катнашма ясыйсы гына калды. Минем балаларым да, оныкларым-туруннарым да үлән чәе эчәләр, үзем әзерләгән үләннәрне барысына да өләшәм, сәламәтлекләрен ныгытсыннар әйдә. Иң беренче җыйган үләнем – җиләк яфраклары, аны чәчәкләре белән май аенда ук җыям. Аннары чамбыр үләненә вакыт җитә. Дару үләннәренең кайда үсүен яттан беләм. Бу аңлашыла да, күп еллар дәвамында шуның белән шөгылләнәм бит, – ди үләнче әби.
Июль башында Әнисә әби кырлыган (иван-чәй) җыя башлый. «Аның вакытын белергә кирәк, бераз соңга калсаң, орлыгы мамык белән каплана», – дип аңлата ул.
Әнисә әби сары мәтрүшкә белән кырда үскән яран гөлне, тукранбаш чәчәген һәм бакчадагы бөтнек белән мелисаны һәм карлыган яфрагын да читләтеп үтми. Әнисә Абдулла кызы дару үләннәре салынган, хуш исләре верандага таралган пакетларны ачып, үз тормышыннан мисаллар китереп, һәр үләннең үзенчәлеге, кайсы очракта шифасы булуы турында сөйләде. Аның дару үләннәре турында язылган ике китабы бар, үләннәрне ул күп еллар дәвамында шуннан карап җыя.
– Минем өчен үләнсез чәй тозсыз аш кебек, – диде ул хушлашканда.