Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 июль 2020, 12:58

Тырышлыгы ярдәмендә җиңү яулаган

«Башкортстан Республикасында атчылыкны үстерү» программасы буенча атларның продуктлылыгын арттыруны, шулай ук аларны транспорт һәм хуҗалык ихтыяҗлары өчен, һәм спорт ярышларында нәтиҗәле файдалануны күз алдында тотып, икенче ел инде «Терра Башкирия» спорт турниры үткәрелә.

«Башкортстан Республикасында атчылыкны үстерү» программасы буенча атларның продуктлылыгын арттыруны, шулай ук аларны транспорт һәм хуҗалык ихтыяҗлары өчен, һәм спорт ярышларында нәтиҗәле файдалануны күз алдында тотып, икенче ел инде «Терра Башкирия» спорт турниры үткәрелә.
11 июльдә турнирның Чишмә районы вәкилләре дә катнашкан сигезенче этабы узды. Анда Тәпәреш авылыннан Айгөл Моратова җиңү яулады һәм финалга чыкты.
Оештыручылар турнирда җиңүнең очраклы булмавын искәртте. Эш шунда ки, җайдаклар ике чабышта катнашты, анда атлар жирәбә буенча билгеләнә. Киләсе этапта атлар белән алмашалар – беренче чабышта җиңүче соңгы килгән атка, ә соңгы килгәне беренче узышта алдан килгән атка күчеп утыра. Җиңүче ике чабыш нәтиҗәләре буенча сайлана.
Беренче чабышта Апельсин кушаматлы ат җайдагын өстеннән алып ташлый, Айгөл беренче узышта җиңү яулагач, икенчесендә аңа шул атка күчеп утырырга туры килә. Айгөлнең әти-әнисе моңа каршы килә. Әмма ул җиңү яуларга килдем, дип үз сүзендә нык тора. Һәм Айгөл бу көнне «Акбүзат» ипподромына җыелучыларны шаккатыра. Хәтта тәҗрибәле җайдаклар да соклануын яшерми. «Бу кыз нәрсә эшли?! Стартта тугызынчы урында булса да беренче булып килә! Искиткеч, могҗиза!» дип хәбәр итә комментатор. Әмма туганнары өчен бу көтеп алынган җиңү була, чөнки ярышларга ул якынча бер ел әзерләнә.
– Кайчагында төнге өчтә уянам, ә ул урынында юк, – ди кызның әтисе фермер Марат Әхмәтшин. Видеокамералардан карый башлыйм. Айгөл Ураганны иярли. Үҗәтлелеге әллә кайдан күренеп тора. Шулай итеп, вак чебеннәр һәм кигәвеннәр булмаганда күнекмәгә чыга иде.
Картәнисе Әнисә апа да Айгөлнең ат чабышына ныклап әзерләнүе турында сөйли.
– Миңа кергәндә дә гимнастика ясый, нәрсә генә эшләми иде.
Айгөл тыйнак кына елмая:
– Әйе, күнекмәләр ясыйм, шпагатка утырам. Скакалка белән сикерәм. Узган елда ук «Терра Башкирия»гә баргач, җиңәм дип, үз алдыма максат куйган идем.
Айгөлгә 15 яшь, әти-әнисе сүзләренә караганда, ул биш-алты яшьтән үк атлар арасында. Әхмәтшиннарның 70кә якын аты, алар арасында ел саен сабантуйларда, ат узышларында катнашучы чабышкылары да бар. Алар атларның һәркайсы турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйли ала.
Районда ат үрчетү белән 75 кеше шөгыльләнә, бу ун яки күбрәк атлар асраучылар.
«Терра Башкирия» спорт турниры 12 чабыштан тора.
12 октябрьдә финал ярышлар узачак, Айгөл Моратова анда да катнашачак. Әлегә ул финалга чыккан бердәнбер кыз.
Читайте нас