Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 июль 2020, 13:13

Шахматчы кыз

1966 елдан башлап инде күп еллар дәвамында бөтен дөньяда 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.

1966 елдан башлап инде күп еллар дәвамында бөтен дөньяда 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.

Безнең районда да шахмат белән шөгыльләнүчеләр күп, якташларыбыз командалары әледән-әле төрле ярышларда катнашып призлы урыннар алып кайта.

Айгөл Каспранова кечкенәдән үк шахмат ярышларына йөргән. Бу борынгы уен белән балалар бакчасында ук мавыга башланган ул.

– Безнең балалар бакчасына Фәрит Нуриев килеп шахмат турында сөйләде, берничә дәрес бирде, һәм без дә кызыксынып киттек. Шахматны ешрак уйный башладык, ә кемдер вакыт үтү белән аны ташлады, – дип сөйләде Айгөл.

Фәрит Мирас улы аны Пионерлар йортына түгәрәккә чакырган.

Ул команда оештырып, балаларны ярышларга йөреткән. Шул кечкенә балалар белән кайвакыт унар көнгә китә торган булган. Әлеге тренер аның белән бишенче сыйныфка кадәр шөгыльләнгән, аннан соң команданы тренер Илдар Байбурин алган. Берничә тапкыр Самарага, Сочига, Удмурт Республикасына, Анапага барганнар.

Чишмә районы командасы авыл җирендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча Ботенрәсәй ярышларында җиңүче булып тора, республика беренчелекләрендә призлы урыннар яулый.

Әти-әнисе Айгөлгә һәр эштә ярдәм итеп торалар, дипломнарын, гәзиттә аның турында чыккан мәкаләләрне, фоторәсемнәрне җыялар. Әнисе аның нинди ярышларда катнашуын бик яхшы хәтерли.

Айгөл – төрле яктан сәләтле кеше, бию, кулинария белән шөгыльләнгән, бәйләү түгәрәгенә дә йөрегән.

Әлеге вакытта Айгөл һөнәр сайлау алдында тора. Без аның дөрес карар кабул итәчәгенә ышанабыз. Шахмат аны тормыш юлларын да берничә адымга алгарак китеп уйларга өйрәткән.

Читайте нас