Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
19 июнь 2020, 16:43

Кырда үскән үлән белән түгел, ындырдагы печән белән мактан

Район хуҗалыкларында печән өсте – авыл эшчәннәре өчен мөһим чор башланды, чөнки җәен печән мул әзерләнсә, кышын мал-туарың тук була.

Бу көннәрдә һава торышы, язучы М. Пришвин әйткәнчә, эссе генә түгел, тынчу да булды. Шуңа күрә «Новотроицкий» җәмгыяте механизаторлары ике көн элек чапкан үләнне җыеп алырга ашыктылар. 80 гектар мәйданлы басуда өч трактор эшли, печәнне ике тракторда Альфред Сәхәбетдинов белән Филүс Акбашев чаба, ә Илшат Латыйпов тыгызлый бара. Илшат предприятиедә 2015 елдан эшли, тумышы белән ул Иске Муса авылыннан.
– Быел һава торышы безнең яклы – җылы да, дым да җитә, яңгырлар көн аралаш диярлек ява. Шуңа күрә печән дә куе, тик вакытында җыеп алырга гына кирәк, – ди Илшат Латыйпов.
Бу уңайдан «Кырда үскән үлән белән түгел, ындырдагы печән белән мактан» дигән халык мәкале дә бар.
– Югары сыйфатлы печән әзерләү өчен төп шарт – үләннәрне вакытында чабып алу. Күпьеллык үләннәр вегетация чорында аеруча туклыклы була, чөнки бу вакытта аларда тулы кыйммәтле аксым һәм витаминнар гына түгел, клетчатка да бар. Вакытында чабылмыйча калса, кәҗә үләненең сусыллыгы һәм витаминнары югала, авып чери башлый, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкарма директоры Нәзир Бикмәтов. Ә хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 400 гектар җирдә үстерелә. Әгәр яңгырлар яуса, сенаж әзерли башлыйбыз. Сенаж базларына 1300 тоннага якын сенаж салу планлаштырыла.
Хуҗалыкта меңгә якын терлек – 150 баш сыер малы, 300 баш ат, 500 баш сарык һәм 150гә якын дуңгыз исәпләнә. Хезмәткәрләр һәр шартлы баш терлеккә 30 берәмлек мал азыгы әзерләргә планлаштыра, предприятие механизаторларына да печән бирелә, чөнки үзләренә әзерләү өчен вакыт калмый – җәйге чорда алар иртәдән кичкә кадәр эштә.
Хуҗалыкта бер үк вакытта пар җирләрен эшкәртү дә бара.
Безнең белешмә
Беренчеләрдән булып «Башкир-агроинвест», «Нерал-Чишмә», «Агро-Альянс», «Нурис», «Новотроицкий» җәмгыятьләре һәм «Үзәк» МТСның Чишмә бүлеге кебек предприятиеләр үлән чаба башлады. Районның авыл хуҗалыгы идарәлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 июньгә 1042 гектарда үләннәр чабылган.
Читайте нас