Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 июнь 2020, 14:10

Эшсез тора алмыйлар

Кайчандыр Чишмә поселогында яшәүчеләрнең күбесе мал-туар асрый иде. Шикәр заводы һәм Тәҗрибә хуҗалыгы бистәләрендә сыер асраучылар бигрәк тә күп булды.

Хәзер андыйлар бармак белән генә санарлык. Ә бит үз хуҗалыгыңда асралган малдан савып алынган сөт, каймак, эремчек һәм ит гаилә бюджетына яхшы ярдәм.
Ә менә Елга аръягы бистәсендә яшәүче Фазыйлә һәм Фәрит Низаметдиновлар үз тормышларын терлек, кош-корт, бакчадан башка күз алдына да китерә алмый.
– Әле генә кайттым – печән чабарга барган идем, абзарда сугымга дигән үгез бар бит. Һәрвакыт мал-туар асрап яшәдек, хуҗалыкта сыерсыз буламыни? – дип каршылады безне хуҗабикә Фазыйлә Сабир кызы. – Пенсиягә чыккач, сыер алдык – эшсез торырга күнекмәгәнбез бит. Сөтне балалар да, оныклар да ярата, алар бездә җидәү. Безгә кунакка киләләр, яңа сауган сөт, авыл каймагы һәм яңа ясалган эремчек яраталар. Сыр да ясыйм. Күршеләр дә сатып ала. Үзебездән артканы да әрәм булмый – йөзләгән бройлер чебеш үстерәбез, – ди ул. – Бу бистәдә уникеләп кеше сыер асрый. Аларны чиратлап көтәбез. Бер авырлыгы да юк. Безнең чират җиткәч, табигатьтә ял итәм – Калмаш елгасы буенда яшеллек, тирә-юньдә кошлар сайрый, аларга кушылып үзем дә җырлыйм. Ә кыш район Мәдәният сараена, ветераннар хорына йөрим, күлмәкләр, шәлләр бәйлим.
Тормыш иптәше белән алар икесе дә авыл балалары, ире – Чишмәдә, ә ул үзе Туймазы районында хезмәт сөючән гаиләдә туып-үскән. Фазыйләнең әтисе фронттан аяксыз кайткан, әмма бер көн дә эшсез утырмаган – мал табибы булып эшләгән. Балалары ярасын күрмәсен өчен таң белән торып, аягын бәйләгән дә эшкә киткән. Фазыйлә аны кызганган һәм һәрвакыт ярдәм итәргә тырышкан, шуңа күрә өлкән яшьтәге күршеләре: «Сиңа малай булып туарга кирәк иде», дия торган булган. Әллә бишенче, әллә җиденче сыйныфта укыганда әнисе өйдә ашарга пешергәч эссе һәм чебен кереп тула, дип зарлангач, өй алдында мич ясап биргән.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач Фазыйлә сыер савучы булып эшли, хәтта машина белән сыер саву операторлары ярышында катнаша һәм башта район, аннан соң республика бәйгесендә җиңү яулый. Яшь савымчыны грамота белән бүләклиләр һәм премия бирәләр. Матур кием кияргә теләсә дә, ул бу акчага түфли дә, күлмәк тә түгел, ә әнисенә электр сепараторы һәм төзелеш материаллары сатып ала. Киләсе елга аны Аксен авыл хуҗалыгы техникумына зоотехниклыкка укырга җибәрәләр, анда ул булачак тормыш иптәше, агроном белгечлегенә укучы Фәрит белән таныша. Укуны тәмамлаганнан соң Низаметдиновлар гаиләсе, яшь авыл хуҗалыгы белгечләре буларак, Чишмә районына эшкә килә. Аларны «Заря» колхозына җибәрәләр. Фазыйлә Дмитриевка авылында зоотехник, ферма мөдире, ә тормыш иптәше агроном булып эшли. Чишмәгә күчеп килгәч, Фәрит элеваторда участок начальнигы булып эшкә урнаша, Фазыйлә әзерләүче, төзелеш кибетендә сатучы булып эшли.
Тормыш корып яшәүләренә 46 ел булган. Ике уллары һәм кызлары бар. Балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергәннәр, шуңа күрә дә алар тормышта үз урыннарын тапканнар. Оныкларында да хезмәткә сөю тәрбияләргә тырышалар. Фазыйлә Сабир кызы безгә сөйләвенчә, моның нәтиҗәсе дә бар. Күптән түгел оныклары кунакка килгәч, урам буенда яткан чүп-чарны картәтиләренең кул арбасына төяп контейнер мәйданчыгына илтеп түккәннәр. Чөнки алар кечкенәдән үк картәнисе белән картәтисенең йорт алдын гына түгел, ә каршыдагы территорияне дә чисталыкта тотуын күреп үсәләр.
Читайте нас