Гадәттә, умартачылык белән өлкән яшьтәгеләр шөгыльләнсә, Ринат Рәхимов исә бу эш белән кечкенәдән таныш.
– Район үзәгендә яшәсәм дә, каникулларым Ябалаклыда үтә иде. Абыем Әсхәт Морзагәрәев умарталар тотты, ә мин аңа булыша идем. Унлап умартасы булгандыр. Мин кул арасына кереп ярдәм итәм, кызыксынып сораулар бирәм, ә абый бик теләп сөйли иде, менә шулай тәҗрибә тупладым, – диде Ринат Рәшит улы.
Ул абыйсы белән урманга бал кортларына тозак куярга барганын да искә алды. Аның үз умарталыгы 90нчы елларда барлыкка килгән. Бал кортлары Чишмә поселогында умарта өендә кышлый. Сүз уңаеннан бу умарта өенең гади генә түгеллеген әйтеп китик, хуҗа аның эчке ягын пыяла шешәләрдән салган. «Дымлылык та, күгәрек тә куркыныч түгел, тузмый торган корылма», – дип аңлатты Ринат. Ә җәен ул умарталарны Александровкага алып китә, анда кечкенә участок сатып алган. Якынча унлап умартасы кышлый, җәен аларның саны унбишкә җитә.
– Бу минем мавыгу, төп эшем – Пионерлар һәм укучылар йортында өстәмә белем бирү педагогы. Кемдер, ял итәм, дип балыкка йөри, ә мин бал кортлары янында күңлемә сихәт алам. Ничек эшләүләрен күзәтү, алар турында хәстәрлек күрү, шулай ук бал рәвешендә бүләк алу ошый. Аны балның сыйфатын яхшы белгән танышларым һәм туганнарым ала. Берничә тапкыр Уфада бал ярминкәсендә дә катнашканым бар, – ди Ринат Рәхимов.
Ринат Рәшит улы бик күп сынаулар да үткәрә: умартага кую өчен камыштан мендәрләр, кортларга су салу өчен махсус җайланмалар ясый.
Кеше кислородсыз өч минут, сусыз өч көн, ә бал кортларыннан башка дүрт ел яши ала. Һәрхәлдә, Эйнштейн шулай дип санаган. Бал кортларының дөньядагы үсемлекләрнең 80%ын серкәләндерүе беркемгә дә сер түгел.
Тик соңгы елларда, хуҗалыклар рапс һәм горчица чәчә башлагач, Ринат Рәхимовның умарталарына, башка бик күп умарталыкларга кебек, юкка чыгу куркынычы яный. Чәчсәләр соң, диярсез. Әмма узган елда умартачылар бал кортларының күпләп үлүен күзәтте, тикшерүләр күрсәтүенчә, алар рапс басуларын эшкәртә торган түбән сыйфатлы пестицидлар белән агуланып кырылган. Проблеманы тиз арада хәл итәргә кирәк дигән фикер белән барысы да килешә кебек. Беренчедән, бу культураны авыл янына якын урнашкан басуларга чәчү тыела. Әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләре моңа аеруча игътибар итми.
Алар басулар апрельдән октябрьгә кадәр эшкәртеләчәк, дип район гәзитенә игълан бирәләр, ә асылда исә, халыкны һәм умартачыларны эшләр башланганчы өч көн алдан кисәтергә тиешләр. «Умартачылар җәмгыяте рәисенә алдан хәбәр итеп була бит, ә ул безгә җиткерер иде, ватсапта үз төркемебез бар», – дип зарлана Ринат Рәшит улы.
Кемдер, умарта кортларының агулануы миңа кагылмый, дияр. Әмма арзан бәягә сатып алынган бу куркыныч химикатлар якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә дә начар тәэсир итә. Аның йогынтысы еллар үткәч беленергә мөмкин.
Җәмгыять мәнфәгатьләрен яклап, 1 һәм 2 класс хәвефлелектәге пестицидлар куллану сәбәпле кешеләр сәламәтлегенә зыян китергән һәм бал кортларын агулаган аграрчыларга штраф салу урынлы булыр иде. Шул ук вакытта аларны кешеләргә, терлекләргә һәм бал кортларына артык зыян китермәүче химикатлар кулланырга өндәү мөһим.