Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 июнь 2020, 18:22
Авыл зиратын төзекләндерүгә өлеш керткән
Чишмә поселогында яшәүче хосусый малтабар Рамил Улямаев торак пунктларны төзекләндерүгә өлеш кертә, бу эшкә матди яктан да булышлык итә, Түбән Тирмәдә яшәүчеләр безгә аның авыл зиратын төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүе турында сөйләделәр.
Рамил Улямаев заказ бирүченең үлчәме буенча профнастилдан коймалар, тәрәзә яңаклары һ. б. ясый. Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, һөнәре буенча инженер-мелиоратор. Башта машиналар ремонтлау белән шөгыльләнгән. Ә сигез ел элек үз эшен башлаган. Гаражда остаханә булдырган, кирәкле эш кораллары, станоклар сатып алган.
Ул аның турында язарга теләвебезне белгәч, бер мин генә түгел, башкалар да ярдәм итә бит, дип тыйнак кына баш тартты. Бу чыннан да шулай, ә Улямаевлар гаиләсенең ярдәме аеруча зур. Быел алар зиратка койма тоту өчен 1300 данә рәшәткәлек биргәннәр, Рамил үткән елда да 150 метр озынлыкта койма куйган.
– Тормыш иптәшем Фәнидә белән икебез дә Түбән Тирмә авылыннан, – диде Рамилнең әтисе Юрик Сәгыйть улы. – Чишмәдә 30 ел табиб булып эшләдем, хатыным бухгалтер. Әле дә поселокта яшибез, гаиләбез белән ел саен туган авылыбыз зиратына, ата-бабалар кабренә барабыз. Безне андагы койманың торышы борчыды һәм улларыбыз белән киңәшләшеп ярдәм итәргә булдык (ике уллары бар – зурысы Уфада яши, полиция полковнигы, юридик фәннәр кандидаты, юридик институт мөгаллиме, икенчесе – малтабар). Бу эшне башкарып чыгу өчен авыл халкы һәм авыл Советы да акча биргән. Чөнки зиратларны тәртиптә тоту безнең тәрбиягә бәйле, ул мәрхүм булган әти-әниләребезгә һәм ата-бабаларыбызга карата хөрмәт билгесе.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы