Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
3 июнь 2020, 12:52

Айрат Шәфыйков: Эретеп ябыштыручы мактаулы һәм кирәкле һөнәр

Майның соңгы җомгасында эретеп ябыштыручылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Быел бу көн 29 майга туры килде.

Дмитриевка авыл Советы биләмәсенең Дмитриевка авылында яшәүче Айрат Шәфыйков әлеге һөнәрне очраклы гына сайламаган. Тумышы белән ул Әлшәй районының Чебенле авылыннан. Айрат Алсынбай улының әтисе мал табибы булган, әнисе колхозда эшләгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Дәүләкән шәһәренең 27нче училищесында электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен алган.
– Эретеп ябыштыручы һөнәрен һәр җирдә таләп ителгәнгә күрә сайладым, ул әле дә кирәкле һөнәрләрнең берсе, – диде Айрат Шәфыйков. – Училищены тәмамлаганнан соң ике ел армиядә хезмәт иттем, аннан кайткач районыбыздагы заводка оператор булып эшкә урнаштым. 1981 елда Чишмә районына күченеп килдем һәм Дмитриевка авылында яши башладым. «Октябрь» колхозына эретеп ябыштыручы булып урнаштым, 28 елдан артык шунда эшләдем.
Дмитриевкада ул булачак тормыш иптәше Рәйсә Рәис кызы белән танышкан, бер кыз һәм бер ул үстергәннәр. Кызлары Гөлназ һәм уллары Азат гаиләләре белән Уфада яшиләр. Айрат Алсынбай улының ике оныгы да бар, алар картәнисе белән картәтисе янына еш кына кунакка кайталар.
Колхоз таркалганнан соң ул авыл мәктәбенә котельный операторы булып урнашкан. Һәм мәктәп ябылганчы җиде ел шунда хезмәт куйган.
– Пенсиядә булсам да, кайвакыт ярдәм итүемне – берәр нәрсә эретеп ябыштыруымны сорыйлар. Мәсәлән, үткән елда Бишкәҗә һәм Дмитриевка авылларында алты контейнер мәйданчыгы эшләдек. Әлеге вакытта бакча үстерү һәм мал асрау белән шөгыльләнәм, – дип сүзенә йомгак ясады Айрат Шәфыйков.
Читайте нас: