– Тормыш иптәшем Эльвира Вил кызы белән 1998 елда ук бакчачылык белән шөгыльләнә башладык, ул вакытта авылда берничә җир участогыбыз бар иде. Икебез дә аграр белемле, яңа юнәлешкә алынудан курыкмадык, элек берничә ел зоотехник булып эшләгән идем, – диде КФХ башлыгы Фазил Маннанов. – Элек интернет та юк иде бит, хатыным белән бакчачылык буенча бик күп китаплар укый, белгечләр белән киңәшләшә идек. Башкортстанда үскән төрле сорт агачлар утыртып бакча үстерү турында хыялландык.
Фазил Әхнәф улы тумышы белән Әмин авылыннан, бу якларны ул туган авылына якын булганга күрә дә үз иткәндер.
Питомник территориясе 50 гектардан артып китә, бүгенге көндә 19 гектары үзләштерелгән, калган мәйданга чүп үсмәсен өчен әлегә бодай чәчәләр. Бакчачылык белән дүрт ел элек кенә шөгыльләнә башлаганнар. Шул ук 2016 елда Фазил Әхнәф улы үз хуҗалыгын крестьян-фермер хуҗалык буларак рәсмиләштергән һәм 1,5 миллион сумлык «Яңа эш башлаучы фермер» грантын алган. Бу акчалар техника, утырту материалы сатып алуга тотылган.
– Көннәр салкын булгач бал кортлары очмый, бу бер дә яхшы түгел. Әлеге вакытта агачлар чәчәк ату, серкәләнү вакыты, ә бал кортлары юк, – дип зарлана хуҗалык башлыгы ак чәчәккә күмелгән алма үсентеләрен күрсәтеп.
Маннановларның агач үсентеләре өч елдан соң җимеш бирә башлый, аларның барысы да районлаштырылган һәм суыкка чыдам сортлар. Бу сыйфатлар бөре ялгау ярдәмендә барлыкка килә, Фазил белән Эльвира аны киң куллана, бу очракта кыргый агач кәүсәсенә культуралы сорт бөресе ялгана. Биредә «башкирская красавица», «антоновка», «орловская полосатая» һ. б. сортлы алмагачлар, шулай ук груша, слива, чия, сырганак, карлыган, кура җиләге, крыжовник үсә, күптән түгел җиде рәт (ярты гектарга якын) чикләвек куаклары утыртканнар. Бакчалары 3,5 гектар тәшкил итә, алмагачлар – 1,5 гектар, чияләр – 0,5, карлыганнар 0,5 гектар мәйданда үсә.
Биредә экзотик агачларны да очратырга була.
– Әнә тегендә декоратив бакчабыз бар, анда айва, зелпе, барбарис, виноград үсә. Сатып алучыларның ихтыяҗына карап үстерергә тырышабыз, кара бөрлегән куаклары да утыртырга ниятлибез, – дип аңлатты Фазил Әхнәф улы.
Ерактарак биш гектар бакча җиләге урнашкан, аның «фестивальный», «витязь», «зенга зенгана», «вымпел» кебек һәм башка популяр һәм баллы сортларын үстерәләр. Җиләк өлгергәч, җыярга теләүчеләрне басуга кертәләр.
– Быел җиләк иртәрәк өлгерергә тиеш. Җиләк җыю мизгеле 15–20 июньдә башланыр, мөгаен, – дип билгеләп үтте фермер.
Ул шулай ук алманы да үзең кереп җыюны оештырырга планлаштыра, сүз уңаенда шуны билгеләп үтик, биредә үсентеләр дә сатып алырга мөмкин, аларны 18–20 мең данә үстерәләр.
– Хезмәткәрләрне мизгелле эшкә яллыйбыз, чөнки үзебез генә өлгермибез, балалар да мөмкинлек булганда, ярдәм итәләр. Ә кышын хатыным белән килеп агач кәүсәләрен куяннар кимермәгәнме, дип карап йөрибез, тычканнарга агу куябыз, орлыкларны чәчүгә әзерлибез, – дип сөйләде Фазил Маннанов.
Фермер сүзләренә караганда, бакчачылык, авыл хуҗалыгының һәр тармагы кебек үк, алдан фаразланмый («Узган елда алма аз булды, быел яхшы уңыш көтәбез»), әмма зур тырышлык таләп итә.