Чишмэ
-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
24 Май 2020, 14:26

Кунакбаев эшен дәвам итүче

Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директорының фән буенча беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әнвәр Шакирҗановка «Рәсәй Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Бу – үсемлекчелек буенча Чишмә селекция үзәгендә күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әнвәр Хафиз улы хезмәт юлын 1982 елда кыр культуралары селекциясе бүлегендә башлый. Шакирҗанов уҗым бодаеның «лютесценс-9», «башкирский-10», уҗым арышының «чулпан-7», «Кунакбаев истәлегенә» сортлары, уҗым тритикалесеның (бодай белән арыш гибриды) кыска сабаклы, «башкирский-3», судан үләненең «якташ» сортлары автордашы булып тора. Ул 100дән артык фәнни хезмәт, дүрт сорт авторы.
Әнвәр Шакирҗанов 1959 елның 5 гыйнварында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе, Хафиз Шакирҗанов, 1909 елгы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронттан инвалид булып кайткан. Әнисе, Хәят, 1912 елгы, тыл хезмәткәре.
Әнвәр мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган. Татар мәктәбе булганга, хәтта химия һәм биология кебек фәннәр дә туган телдә укытылган, әмма бу аңа Авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә комачауламаган. Ни өчен авыл хуҗалыгы буенчамы?
Чөнки ул кечкенәдән авылда хөрмәткә лаек булган Хөсәен Яруллин кебек агроном булырга хыяллана. Өстәвенә, ул авылда «УАЗ»да йөргән бердәнбер кеше була, һәм авыл малайлары өчен ул заманда бу бик абруйлы күренә.
1977 елда ул агрономия факультетына укырга керә. Бишенче курста укыганда институтның үсемлекчелек кафедрасына танылган селекционер, Сабирҗан Кунакбаевның шәхсән үзе белән эшләгән Нина Ивановна Лещенко килә. Аңа, актив укучы буларак, Әнвәрнең кандидатурасын тәкъдим итәләр. «Бүгенгедәй хәтерлим, болынчылык дәресе барганда кафедрага чакырып алдылар, – дип искә ала Әнвәр Хафиз улы. – Шунда Нина Ивановна белән таныштым. Ул килүенең максаты турында сөйләде, эшкә чакырды, мин ризалаштым. Ул вакытта арышның «чулпан» сорты яңа уйлап табылган чор. Кунакбаев һәм аның командасы турында бөтен үсемлекчеләр берләшмәсе сөйли. Шулай итеп, 1982 елда институтны «бишле»гә тәмамлаганнан соң, Чишмәгә эшкә килдем.
Танылган селекционер белән очрашуга имтиханга кебек әзерләндем. Ә ул: «Әнвәр, безгә килгәнсең икән, эшләргә кирәк!», дип бер җөмлә генә сүз әйтте. Чыннан да, селекционер эше бик катлаулы һәм авыр хезмәт.
Соңрак ул Н. И. Вавилов исемендәге Бөтенрәсәй үсемлекчелек институтына аспирантурага укырга керә.
Әнвәр Хафиз улы тырыш гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Ирина Вәдүт кызы табиб булып эшли, Чишмә дәваханәсенең гемодиализ бүлеге мөдире. Алар күп еллар бергә тату гомер кичерә. Ике уллары һәм ике оныклары бар.
– Мин остазларымнан һәм хезмәттәшләремнән уңдым. Сабирҗан Абдулла улы яхшы остаз булды. Аның белән 15 ел эшләү бәхетенә ирештем, шуңа күрә селекция өлкәсендә үземнең укытучым, Кунакбаев исемендәге премия лауреаты булуым белән горурланам. Нина Лещенко, Владимир Никонов кебек Рәсәй Федерациясенең әйдәүче галим-селекционерларыннан да күп нәрсәгә өйрәндем. Селекция үзәгендә зыялы, мәдәниятле, сәләтле халык эшли. Бирегә килүемә 38 ел булды инде, – ди Әнвәр Хафиз улы.
Мондый югары исемнәргә һәм уңышка ирешергә ярдәм иткән төп сыйфат – ул, һичшиксез, хезмәт сөючәнлек. Авыл егете буларак, кулыннан бар эш килгән, хәтта ат җигеп җир участоклары чикләрен билгеләү өчен басуга казыклар да ташыган.
– Бервакыт шуңа бәйле бер хәл булды, – дип сөйли Әнвәр Хафиз улы. – Ат җигеп басуга киттем, яныма өр-яңа «УАЗ» килеп туктады һәм аннан курсташым төште. Күрештек, хәл-әхвәл белештек, ул миңа: «Биш ел буе шуңа укыдыңмы? Мин менә колхоз рәисе булып эшлим», диде. Әйе, бер эштән дә куркып тормадым. Гомумән, җирдә, бакчада эшләргә яратам. Җирдә эшләгәндә ял итәм, күңелем күтәрелә. Безнең селекция үзәгенең киләчәге зур, дип ышанам».
Быел Чишмә селекция үзәгенә – 110 ел. Тарихка күз салсак, 1910 елда Рәсәй империясенең Уфа земство җыелышы Чишмә авылы янында авыл ху-җалыгы тәҗрибә станциясе оештыра.
Рәсәйдә «Фән» гомумдәүләт проекты буенча 2024 ел азагына кадәр якынча 35 селекция-орлыкчылык һәм селекция-нәсел үзәкләре булдырылырга тиеш. Һәм киләчәктә Чишмә селекция үзәге шундый үзәкләрнең берсе булыр, дип ышанам.
Читайте нас: