Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 Май 2020, 15:30

Тынычлык һәм бәхет бирүче иман

Иртәгә соңга исламның төп бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете җитә. Ул Рамазан ае тәмамлану билгесе.

Быел ул гадәти булмаган рәвештә, күп халык катнашлыгындагы гыйбадәтләрдән башка узачак. Республика Башлыгы Р. Хәбиров хәбәр итүенчә, бәйрәм гыйбадәтләре онлайн-трансляция режимында үтәчәк.
Бәкәй авылыннан Шәриповлар гаиләсе дә бәйрәмне өйдә каршы алачак.
– Мин дини гаиләдә үстем, әтиебез Абдрахман Идиятулла улы мәзин булды, мәчеткә йөреде, – дип сөйләде гаилә башлыгы Илһам. – Кайвакыт без дәрес эшләп утырганда әти Коръән укый һәм безне китап-дәфтәрләрдән аерып: «Тыңлагыз әле, бу бик кызыклы», – дип берәр пәйгамбәрнең тормышы яки ислам кануннары турында сөйли иде.
Илһам Абдрахман улының җиде абыйсы һәм апасы бар. Өч абыйсыннан тыш барлык туганнары да намазда.
– Әти безне беркайчан да дога кылырга мәҗбүр итмәде, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген аңлатырга тырышты. Бер дәфтәрем бар иде, анда әти белән әни әйтеп яздырган барлык догалар язылган. Ул вакытта дини китаплар һәм брошюралар юк, бары тик иске генә Коръән китабы бар иде. Мин дә балаларымда ислам диненә карата хөрмәт тәрбияләргә тырышам, тик моны фанатларча эшләмим. Вакытлары булуын күрсәм, намаз укырга чакырам. Үзем дә көнгә бер тапкыр булса да намаз укыйм, – диде ул.
Илһамның тормыш иптәше Гөлназ Тәбрис кызы Иске Муса мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.
Зур уллары Булат быел Воронеж хәрби-һава академиясен тәмамлаган, кызлары Гүзәлия Уфада медицина университетында белем ала, кече уллары Нур сигезенче сыйныфны тәмамлый.
Илһам Абдрахман улы армиядә хезмәт иткән вакытта кайнар нокталарда булган. Бу турыда искә алганда дулкынлануы һәм тавышының калтырап китүе аңа күп нәрсәләр күрергә туры килүе турында сөйли. «Аллаһка ышану, намаз уку рухи яктан сынмаска ярдәм итте. Ул вакытта Аллаһы Тәгалә миңа үлемнән котылырга ярдәм итте дип ышанам», – диде ул.
2012 елда Илһам Абдрахман улы Рәсәй ислам университетына укырга керә һәм биш ел укыгач Бәкәй авылы мәчетенә имам-хатыйб итеп билгеләнә. Авылдашлары аны бала тугач, якыннары вафат булгач һәм башка очракларда мөселман йолаларын үтәү өчен чакыралар.
Илһам Шәрипов күп еллар мәктәптә физкультура укытучысы булган, хәзер Пионерлар һәм укучылар йортында техник иҗат бүлегендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Ул ике эшне дә бергә алып бару өчен вакыт табарга тырыша.
– Намаз укыганда тынычлык иңә, күңел начар уйлардан арына. Хыялым – гаиләмә, авылдашларыма һәм җәмгыятькә файда китерү, – дип сүзен тәмамлады Илһам Абдрахман улы.
Читайте нас: