Үрге Тирмә авылында иртә яздан көзгә кадәр гөмбә җыю белән шөгыльләнүче Тәгъзимә Галикәева яши.
– Кәҗә гөмбәсен (сморчок) җыю мизгеле тәмамланды инде, мин аларны кар эрегәч тә җыя башлыйм. Ә быел улым белән рекорд куйдык – бер көндә сигез чиләк җыйдык, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.
Тәгъзимә апа әйтүенчә, кәҗә гөмбәсен тозлап һәм маринадлап булмый, кыздырып ашарга яки туңдырып куярга гына мөмкин.
Тәгъзимә Галим кызы Чишмә районының Бабик авылында туып үскән. Балачакта ул күрше Марусино авылында яшәүче хатын-кызларга ияреп урманга гөмбә җыярга йөргән, Тәгъзимә алардан гөмбә җыярга өйрәнгән. Әти-әнисе агулы дип, өйгә алып кайтырга рөхсәт бирмәгән, шуңа күрә ул башкаларга җыешкан.
– Июнь башларында шампиньоннар җыячакмын. Кыш көне кар базыннан тозлы гөмбә алып чыгып бик яратып ашыйбыз, балаларга да, оныкларга да ошый, – диде Тәгъзимә апа.
Ул 55 ел элек Үрге Тирмә авылына килен булып төшкән, тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә гомер буе колхозда эшләгәннәр.
– Элек гөмбәгә йөрергә вакыт юк иде, кич белән эштән кайткач су ташыйсың, ашарга әзерлисең, мал-туар карыйсың. Хәзер лаеклы ялдамын, вакыт җитәрлек, әмма ерак йөрергә исәнлек юк, – дип зарланды Тәгъзимә апа.
Көз җиткәч ул урманга барып төрле гөмбәләр җыярга ярата. Үзе әйтүенчә, гөмбәнең күпме буласын алдан белеп булмый, кайсы елда бер үк акланнан мул уңыш җыярга, ә икенче елны буш кәрзин белән кайтып китәргә мөмкин. Ул үзенең «табышын» тозлый, маринадлый, суыткычта туңдырып куя, ә кирәк чакта алып пироглар эчлегенә яки пицца пешергәндә куллана.
– Яшьләр хәзер гөмбә җыярга атлыгып тормый, аларга кибеткә барып әзер азык-төлек сатып алу уңайлырак. Ә эш уңыш җыюда гына түгел бит, урман-болыннарда йөргәндә көч-куәт арткан кебек була. Урман – ул аерым бер дөнья, тирә-юньдәгене күрә белергә генә кирәк, – дип сүзенә йомгак ясады Тәгъзимә апа.