Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
13 Май 2020, 16:57

Анна Демьяненко: Балачактан ук кешеләрне дәваларга хыялландым

Табиблар гына түгел, фармацевтлар да кешеләрне дәваларга ярдәм итә, киңәш бирә.

27нче үзәк район даруханәсе хезмәткәре Анна Демьяненко да бу хакта балачактан хыялланган.
Анна Петровна Благовещен районының Старо-Надеждино авылында күп балалы гаиләдә унынчы сабый булып дөньяга килә. Әтисе белән әнисе колхозда эшли. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәренең фармацевтика буенча белгечләр әзерләүче училищесына укырга керә, аннан соң Пермь дәүләт фармацевтика институтында укуын дәвам итә.
– Мин балачактан табиб булырга һәм якын кешеләремне дәваларга хыялландым, чөнки әти-әниемнәр олы яшьтә һәм еш авырыйлар иде, – дип сөйләде Анна Петровна. – Институтны тәмамлаганнан соң кияүгә чыктым, ирем Чишмә районыннан иде, мин дә чишмәлегә әйләндем. Ике кызыбыз һәм өч оныгыбыз бар, берсе тышкы икътисади эшчәнлекне оештыру буенча халыкара компаниядә эшли, ә кечесе белеме буенча финанс хезмәткәре.
Анна Демьяненко үзенең хезмәт эшчәнлеген 1982 елда 27нче үзәк район даруханәсендә фармацевт булып башлый, анда 38 ел эшли. Хәзер ул – әлеге даруханә мөдиренең урынбасары.
– Үз һөнәрем белән бик горурланам, чөнки безгә дару алырга гына түгел, ә консультация яки киңәш сорап та киләләр. Сүз дә дәвалый, дип уйлыйм, эшебез өчен ихластан әйтелгән «рәхмәт» сүзен бик еш ишетәбез, – ди ул.
Аның күзәтүе буенча, даруханәгә төрле социаль катламдагы кешеләр мөрәҗәгать итә, фармацевтның бурычы – һәркем канәгать калырлык итеп тиешле хезмәт күрсәтү.
Читайте нас: