Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
13 Май 2020, 12:30

Алексей Елизарьев: 14 яшьтән трактор руле артында

Язгы кыр эшләре башлану белән район басуларында эш кайный, төнгә кадәр тракторлар тавышы ишетелеп тора.

Механизаторлар арасында өлкән буын вәкилләрен дә, яшьләрне дә очратырга була.
Алексей Елизарьев та Чишмә районы басуларының берсендә хезмәт куя. Ул Дмитриевка авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалына укырга кергән, анда машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер белгечлегенә укыган. 2014 елда, колледжны тәмамлагач, Сосновый Бор шәһәрендә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткән.
– Хәрби хезмәттән кайткач үзем укыган колледжга эшкә урнаштым. Анда ике ел мастер булып эшләдем, техника йөртергә өйрәттем, тагын бер ел инструктор булдым, – дип сөйләде Алексей. – Әлеге белгечлекне юкка гына сайламадым, чөнки 14 яшемнән трактор руле артына утырдым, фермерда эшләдем. Әйткәндәй, колледжда укыганда шул ук фермер хуҗалыкта практика үттем. Абый да еш кына мине үзе белән эшкә ала иде, ул да фермерда тракторчы булып эшләде, шуңа күрә мин дә бу эшкә тартылдым. Мәктәптә укыганда мотоциклым бар иде – ватылгач аны үзем сүтеп кора идем. Техника белән мәш килергә яратам.
Алексей «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә өч ел хезмәт куя. Чәчү чорында тракторда эшләсә, көз комбайнга күчеп утыра.
– Әлеге вакытта чөгендер чәчү белән шөгыльләнәбез, коронавирус сәбәпле барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтибез. Көз, урып-җыю эшләре тәмамлангач, янә тракторга утырабыз – җир сөрәбез һәм башка төр эшләр башкарабыз, – диде ул.
Алексей сүзләренә караганда, аңа механизатор булып эшләү ошый. Бу мизгелле эш, ә басуга тәүлек аша чыга.
«Башкир-агроинвест» җәмгыятендә, Алексей Елизарьевтан тыш, Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалын тәмамлаган дүрт егет эшли. Колледжның тагын бер студенты язгы кыр эшләре вакытында биредә стажировка үтә.
Читайте нас: