Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
11 Май 2020, 12:21

Зиннә Кахтиранова: Һәрнәрсәдә яхшылык күрергә тырыштым

Зиннә Кахтиранова – дәртле карашлы, йөзендә елмаю балкыган, киң күңелле хатын-кыз.

Беркем дә аңа 80 яшь бирмәс!
Ул 2020 елның 1 гыйнварында юбилеен билгеләп үткән.
Өе чиста-пөхтә, ямьле, яңа пешеп чыккан камыр ашларының хуш исе таралган, тәрәзә төпләрендә яшелчә үсентеләре үсеп утыра.
– Минем әти, Зөфәр Газизулла улы, 37 яшьлек хатыны Тайбә Вәли кызын һәм алты баласын калдырып, 1941 елның 11 сентябрендә үз теләге белән фронтка киткән (бронь бирелгән булса да). Миңа, иң кечкенә балага, ул вакытта 1 яшь тә 8 ай булган. Аның йөзен дә, тавышын да хәтерләмим, – дип башлады сүзен Зиннә Зөфәр кызы.
Гыйззәтуллиннар гаиләсе Чишмә районының Урта Усман авылында яшәгән. Зиннә апа әнисенең сөйләве буенча, үзенең дүрт малайдан соң көтеп алынган бала булуын, әтисенең ул туганчы ук, кызыма дип, күлмәк сатып алып куюын белә. Зөфәр Гыйззәтуллин хатынына гарәп хәрефләре белән ике хат яза: беренчесен – Алкиндагы җыелма пункттан, икенчесен – эшелонда сугышка китеп барганда. Соңрак аңа иренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.
– Әни бүтән кияүгә чыкмады, безне аякка бастыру өчен тырышты, ике эштә эшләде – сыер да сауды, мәктәптә идән дә юды. Без беркайчан да ач тормадык, һәрвакыт сыер асрадык. Башкалардан ким-хур булмадык, кияргә киемнәребез дә бар иде. Тик сугыштан исән кайтканнарның балаларының: «Әтиең юк!» дип әйтүе күңелне кырды. Бу сүзләрне ишеткәч әнинең күзеннән яшь акты, – дип искә ала Зиннә апа.
«Сугыштан кайткан ир-атларның гаиләләренә генә хөрмәт булды, бәлки, безнең әти дә батырлык күрсәтеп, үзен аямыйча сугышкандыр. Бәлки, ул өйгә кайтып килгәндә, Чишмәдә янган санитар поездда һәлак булгандыр», ди ул.
Зиннә Зөфәр кызы сугыш елларында берничә гаиләнең, күрше-күләннең бер йортка җыелып кыш чыгуы турында сөйләде. Шулай җайлырак булган: утын да әзрәк киткән, булганын бергәләп ашаганнар. Аларның йортында да күршеләре кышлаган.
– Биш яшемдә әни белән басуга күрән утарга барганым хәтердә. Бәләкәй генә көемә чишмәдән су ташып, мунча ягып әнине эштән көтә идем. Абыйларым белән бакчадан көздән калган бәрәңгене җыйган чаклар да булды, – дип искә ала ул.
Зиннә Зөфәр кызы Уфада медучилище тәмамлаганнан соң юллама буенча
Арслан авылына эшкә килә, 1959 елдан башлап акушер, аннары фельдшер булып эшли. Биредә сөйгәнен очрата, өйләнешәләр. Өч балалары: кызлары Рита һәм уллары Радик белән Рөстәм туа. Тормыш иптәшенең гомере кыска була, 39 яшендә үлеп китә.
– Авыл фельдшерының эше бик тынгысыз. Көндез дә, төнлә дә әзер торырга кирәк. Элек баланы да өйдә табалар иде, 40 ел эшләү дәверендә 412 сабыйга дөньяга килергә ярдәм иттем, – дип елмая Зиннә апа.
Аның дүрт оныгы һәм җиде туруны бар.
«Зиннә апа, яшьлегегезнең сере нидә?» – дигән сорауга ул:
– Мин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем, һәрнәрсәдә яхшылык күрергә тырыштым. Иренергә ярамый, ялкаулык кешенең күңелен картайта, – диде ул.
Читайте нас: