Бу бәйрәмне сугыш ветераннарының тол хатыннары да көтеп ала.
Бүгенге көндә Чишмә районында сугышта һәлак булганнарның 87 тол хатыны бар. Шуларның берсе – бүгенге көндә безнең районда Келәш авылында яшәүче Миләүшә Сәгыйдуллина.
– Тормыш иптәшем Рифгать Мәҗит улы белән икебез дә Келәштән. Мостай Кәрим белән күршеләр идек, бергә үстек, ә булачак иремнең өе авылның икенче башында иде. Үскән чакта бер-беребезгә игътибар итмәдек. Ул сугыштан кайткач, 1956 елда тормыш кордык, – дип искә ала Миләүшә апа.
Өйләнешкәннән соң Сәгыйдуллиннар туган авылларында төпләнеп калалар, 1958 елда, олы улларына 1,3 яшь булганда, яңа йорт төзеп керәләр. Гаиләдә алты бала: Рәйсәләт, Расих, Финза, Зәйтүнә, Фәнзил һәм Ринат туа. Рифгать Мәҗит улы башта тимер юлда, аннары колхозда эшли. Ул 1994 елда 69 яшендә вафат була. «Кайгы сиздермичә генә килде. 9 майда клубка Җиңү бәйрәменә барды, ә икенче көнне үлеп китте», – ди Миләүшә Гыйзетдин кызы.
– Ул сугыш турында сөйләргә яратмады. Сталинград сугышында катнашуын, чолганышка эләгүен, җитди яралануын беләбез. Украинада сугышкан. Польшада Ченстохов шәһәре госпиталендә уң кулын кисәргә булганнар, әмма ул ризалык бирмәгән, – дип сөйләде кызы Финза.
Ул әтисен тыныч, ярдәмчел, гадел, әмма таләпчән кеше дип искә алды.
Сәгыйдуллиннар гаиләсеннән фронтка ике егет – агалы-энеле Мидхәт белән Рифгать китә, абыйсына исән-сау кайтырга насыйп булмый. 17 яшьлек Рифгать 1942 елның ноябрендә фронтка китә. Гаиләсе аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала. Икенче тапкыр, үзе сугыштан кайтканнан соң, вафаты турында кара кәгазь килә.
Сугыш Миләүшә апаның гаиләсен дә читләтеп үтми – әтисе 1941 елда, аңа 7 яшь булганда, фронтка китә, аңа да исән кайту насыйп булмый, Ленинград янында барган сугышларда ятып кала. Миләүшә апа тормыш иптәшенең Ватан сугышы орденын, «Батырлык өчен», «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләрен кадерләп саклый. Әйткәндәй, аның үзенең дә «Хезмәт ветераны» һәм ике «Ана даны медале» бар.
Миләүшә Сәгыйдуллинага Җиңү бәйрәме уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак, РФ Президенты указы буенча 75 мең сум күләмендә акча бирелгән.