Җиде баласы да гаиләләре белән әтиләренә һәм карт картәтиләренә Җиңү өчен рәхмәт әйтү һәм искә алу өчен кайта. Юлда оныклары, гадәттә, Рәүфә нәнәйләреннән авыр сугыш еллары, картәтиләре белән ничек танышуы, аның нинди булуы турында сораша. Ә ул үткәннәрне бик теләп искә ала.
Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Әтисе Хәйфулла Галикәев 1941 елның 1 сентябрендә фронтка китә. Гаиләдә дүрт бала, ул иң олысы, әниләре белән кала. Ул көнне әтиләре саубуллашып өйдән чыгып китә, ә аннары башкаларны көткән арада тагын йөгереп кереп чишмә суы эчә. Аларны Алкинга җыялар, хәрби хезмәткә өйрәтәләр һәм ун көннән соң фронтка озаталар. Әтисе фронтка барганда юлда бер генә хат яза. Башкача хәбәре булмый. Кече энесе әтиләре сугышка китеп бер ай үткәч туа. Сугыш башланганда ул бишенче сыйныфта укый, әмма укуын ташларга туры килә. Фермада эшли башлый, сыер сава. Ел әйләнәсенә: җәй көне колхозда, кышын тимер юл станциясендә һәм элеваторда эшли.
– Ә картәти белән ничек таныштың? – дип кызыксына бер оныгы.
– Аны 1943 елның кышында сугышка алганнар. Ул җиде ел хезмәт иткән. 1950 елның көзендә генә кайтты. Авылда ул көнне каз өмәсе иде. Ә кич, гореф-гадәт буенча, өмәдә катнашучыларны кунакка җыеп сыйлыйлар, күңел ачалар. Мин өстәл янына басып, аш салып торам. Егетләр һәм алар белән бергә хәрби формада Зиннур килеп керде. Күзләребез очрашты. Ул кич буе миңа карап утырды. Аннары өемә кадәр озатып куйды, күп тә үтми өйләнештек. Тату яшәдек. Җиде бала үстердек. Картәтиегез милициядә, җиде ел паспорт өстәле бүлегендә эшләде. Укырга җибәрергә булгач, каенанам ризалашмады. Аннары участок милициясе булып эшләде, 24 авылда тәртип саклады. Ат белән, соңрак мотоциклда йөреде. Бу авылларда яшәүчеләр аны намуслы кеше буларак хәтерли.
Гомере ахырында, каты авырып киткәч: «Мин бәхетле кеше – намус белән яшәдем, фронт юлларыннан үттем, үлем белән очрашсам да исән калдым, синең белән тормыш кордым, балалар үстердем», – диде ул.
Чыннан да, Зиннур Мөслимов бер алышта каты яралана. Санчастька җибәрәләр, юлда дошман самолетлары утка тота. Исән калу өчен һәлак булган иптәшләренең гәүдәләре астына кереп ята. Аннары күл аша йөзеп чыгып, көч-хәл белән санчастька барып җитә. Анда яралылар шулкадәр күп була, аңа ике тәүлек буена үз чиратын көтәргә туры килә. Аның җәрәхәтләрен юып бәйлиләр һәм яралыларны ике пароход белән Шахта шәһәренә җибәрәләр. Яралылар төялгән пароходларны фашист самолетлары бомбага тота, берсе бата. Бу юлы да аңа бәхет елмая – исән кала, җиңүне госпитальдә каршы ала. Бу көн аның хәтерендә уелып кала – барысы да куаныша, шатлыктан елый, аягында басып тора алганнары бии.
Рәүфә апа иренең кабере янына очрашуга барган кебек җыена, ул аңа балалары, оныклары, туруннары турында сөйләячәк, сугыш вакытында исән калганы өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәчәк.