Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
30 апрель 2020, 15:50

Һәркемгә чиркәүгә юл ачык

Дураска якынлашканда алтын йөгертелгән гөмбәзләрен кояшта ялтыратып, авыл халкының горурлыгы булып ерактан ук Могҗиза иясе (Чудотворец) Николай чиркәве күренеп тора.

– Дураста бик күп еллар Аллаһ йорты булмады. Бу чиркәү 2015 елда ачылды, аны тумышы белән безнең авылдан булган Николай Никишин төзеде. Халыкның гыйбадәт кылырга килүен күреп, бәйрәм көннәрдә чаң тавышын ишетеп, күңел сөенә. Ул яшьләрне тәрбияләүдә уңай мисал булыр, чөнки дин әдәплелеккә, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтә, – диде Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов.
Николай Никишин 1945 елның 10 ноябрендә Чишмә районының Дурас авылында укытучы һәм колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Биредә җиде сыйныф тәмамлый, арытаба Уфага һөнәрчелек училищесына укырга керә.
– Авылда элек тә чиркәү булган, әмма 30нчы елларда, коллективлашу чорында аны склад итеп, аннары без укыган мәктәп итеп үзгәртеп кордылар, – дип ачыклык кертте Николай Петрович.
Әйткәндәй, яңа чиркәүне искесе урынында төзергә булганнар, проекты да шул ук диярлек, тик мәйданы гына бәләкәйрәк.
Николай Никишин төзелеш техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, арытаба төзелештә эшләгән, һөнәри-техник училищеда производствога өйрәтү мастеры булган, студентларны укыткан. Хезмәт сөючәнлеге аркасында карьера баскычыннан да үзе күтәрелгән. 1993 елдан Уфа тимер-бетон эшләнмәләр заводы җәмгыятенең генераль директоры итеп сайланган. Николай Петрович 70 яшенә кадәр эшләгән, лаеклы ялга чыгуына дүрт кенә ел. Ул Башкортстанның атказанган һәм Рәсәйнең мактаулы төзүчесе.
– Гыйбадәтханә төзү идеясен Фәнил Заманов әйтте, һәм мин аның белән ризалаштым. Төзелештә эшләү тәҗрибәсе ярап куйды, акча да шактый күп кирәк булды. Өч зур иконаны һәм шәмдәлләрне минем заказ буенча Мәскәү янындагы Софрино шәһәреннән китерделәр. Гөмбәзләрне һәм тәреләрне Чиләбе өлкәсенең Юрүзән-2 шәһәреннән китерделәр, ә менә чаңнарга Свердловск өлкәсендә заказ бирдем, – дип искә төшерде Николай Петрович.
Төзелешне башлар һәм җиһазлар сатып алыр алдыннан барысы да канун буенча булсын дип, дин әһелләре белән киңәшләшкән. Ул Дурасның элекке чиркәвендә торган дүрт иконаны да күрсәтте (аларны Никишинның икетуган абыйсы саклаган, соңыннан яңа гыйбадәтханәгә тапшырган, әйткәндәй, яңа чиркәүгә дә, элеккесенә кебек, Николай Чудотворец исеме бирелгән).
Әлеге вакытта Николай Петрович күп вакытын Дурас авылында үткәрә, ата-бабасы нигезендә йорт салган.
– Чиркәү төзегәндә авыл халкы ярдәм итте, бигрәк тә Владимир Красновны билгеләп үтәсем килә – ул уң кулым булды. Хәзер дә күзләр сөенә, дураслылар чиркәүнең тирә-юнен тәртиптә тотарга тырышалар, – дип ассызыклады ул. – Гыйбадәтләр һәр якшәмбе иртәнге 10нан көндезге сәгать бергә кадәр үтә. Теләге булган һәркем килеп шәм куя һәм дога кыла ала.
Чыннан да, чиркәү территориясе чиста булуы белән игътибарны җәлеп итә, биредә чәчәкләр үсә, агачлар утыртылган.
Читайте нас: