Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
29 апрель 2020, 16:14

Равил Яхин: Теплица эшен балачактан беләм

Көннәр җылыта, димәк, тиздән чишмәлеләрнең бакча эшләре башланачак.

Ә менә Сафия белән Равил Яхиннар бу эшкә барысыннан да иртәрәк керешә.
Равил Аббас улы тормыш иптәше Сафия Хәмит кызы белән Чишмә районына Ташкент якларыннан күченеп кайткан. Биредә аларның туганнары яшәгән. Игнатовка авылыннан йорт сатып алганнар, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге вакытта уллары Флүр туристик фирмада, ә кызлары Нурия «Медстандарт» клиникасында офис-менеджер булып эшли.
– Теплицада балачактан ук, әти вафат булганнан соң эшли башладым. Күршебез теплицада яшелчә үстерү белән шөгыльләнә иде, сүз уңаеннан аның да Чишмә районыннан булуын әйтеп китим. Абыем белән мине «парник»та эшләргә ул өйрәтте, шул рәвешле без акча эшли башладык, әнинең хезмәт хакы бәләкәй иде. Шуңа күрә гомер буена теплицада эшлим, тәҗрибәм зур дип әйтә алам, – дип сөйләде Равил Яхин.
Сафиянең әти-әнисе дә Чишмә районының Салих авылыннан. Ул да, ире кебек, кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үскән – аның әти-әнисенең дә, башка авыл кешеләренеке кебек, үз хуҗалыгы булган, мал-туар асраганнар.
Яхиннар теплицада чәчәкләр, помидор, кәбестә үстерәләр. Петуния, виола, бәрхет гөлен һәм башка чәчәкләрне февраль аенда ук утырта башлыйлар.
– Үсемлекләрнең яхшы үсүенең сере – су сибүдә. Иң мөһиме – суны иртән сибү, кич сипсәң гөмбәчек авырулары килеп чыгарга мөмкин, – диде Равил Аббас улы.
– Чәчәкләрне һәм помидор белән кәбестәне аерым теплицаларда үстерәбез. Температура режимын саклыйбыз, туфракны тикшереп торабыз, ә су белән ашламаны иртән сибәргә тырышабыз. Әйткәндәй, ашламаны кояшлы көндә салсаң яхшырак, нәтиҗәлерәк була, – диде Сафия Яхина.
Аның сүзләренә караганда, алар бөтен эшне үзләре эшләргә тырыша, кайвакыт балалары да кайтып ярдәмләшә, алар белән бергә теплицада эшли.
Читайте нас: