Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 апрель 2020, 16:30

Филүзә Дәүләтова: Эшсез тора алмыйм

Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре генә түгел, фармацевтлар, сатучылар һәм башка бик күпләр халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итеп, «алдынгы сызыкта» тора.

Алар арасында өйдә утыручы халыкка гәзит-журналлар таратучы Чишмә районы буенча почта бүлекчәсе хезмәткәрләре дә бар.
Чишмәдә яшәүче Филүзә Дәүләтова 14 ел буе хат ташучы булып эшли. Тумышы белән ул безнең районның Яңавыл авылыннан. Ире белән дүрт бала үстергән, өч оныгы бар.
– Башта мин укытучы һөнәре алдым, тик һәрвакыт клубта эшлисем, кешеләр белән аралашасым килде, шуңа күрә Новосибирскида мәдәни-агарту училищесын тәмамладым. Аннан соң Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә Мәдәният йорты директоры булып эшкә урнаштым, түгәрәкләр алып бардым, китапханәче дә булдым. Ә фатир алып Чишмәгә күчкәч, пенсиягә чыкканчы райпода эшләдем. Бервакыт автовокзалда хат ташучылар кирәклеге турында белдерү күреп калдым, һәм үземне бу сыйфатта да сынап карарга булдым, – дип сөйләде Филүзә Әкрәм кызы.
Филүзә Дәүләтова сүзләренә караганда, ул Пионерлар һәм укучылар йортыннан алып «Девятка» бистәсенә кадәр участокта эшли – 17 күп катлы һәм 25 шәхси йортны хезмәтләндерә.
– Үз эшемне яратам, кешеләр белән аралашу ошый, халык белән һәрвакыт уртак тел таптым, олы яшьтә булсам да, ә миңа озакламый 70 яшь тула, авыр түгел. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмиләр бит, кайвакыт көнгә 50 чакрымлап юл үтәм. Кайчак танышларым, Филүзә апа, син атлап түгел, йөгереп кенә йөрисең, артыңнан куып җитеп булмый, дип шаярталар, – дип елмая ул. – Күпләр, пенсиядә өйдә утырыр, ял итәр идең, ди. Ә мин өйдә эшсез тора алмыйм, чирли башлыйм. Бу яклап әтигә охшаганмындыр, мөгаен, ул да гомер буе эшсез тора алмады.
Филүзә Әкрәм кызы эштән буш вакытында да шөгыльсез түгел. Өендә чәчәкләр үстерә, камыр ризыклары әзерли, сораучылар булса, заказга да пешереп бирә.
Читайте нас: