Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 апрель 2020, 16:28

Константин Стерхов: Сыер асраганның тамагы тук

Кешеләр элек-электән мал-туар үрчетү белән шөгыльләнгән.

Эшкә белеп тотынсаң, ул бүген дә, моннан йөз ел элек кебек, табыш һәм яхшы керем китерә ала.
Пенза авылында сөт токымлы сыерлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Константин Стерхов та шулай дип саный. «Сыер асраганның тамагы тук, дип юкка гына әйтмәгән бит халык», – ди ул.
Константин Валерьевич үзе Чишмә поселогында туып үскән.
– Пенза авылына борынгы заманнарда Пенза өлкәсеннән күченеп килгән ата-бабаларым нигез салган. Элек җәй айларында монда яшәгән туганнарым янына еш кайта, фермада эш баруын күзәтә идем, минем өчен биредәге тормыш гадәти түгел иде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.
Әмма булачак фермер киләчәктә тормышы авыл, сыерлар асрау белән бәйле булыр дип уйламаган да. Ул БР Эчке эшләр министрлыгы мәктәбенә укырга кергән, хокук белгече дипломы алган.
– Укудан соң Уфада транспорт компаниясе директоры, сөт заводында логист булып эшләдем. Чапаев исемендәге колхоз таркалганнан соң Пензада, бөтен җирдәге кебек үк, фермалар бушап калды, әкренләп җимерелә башлады. Шул чакта бер танышым миңа мал-туар үрчетү белән шөгыльләнеп карарга тәкъдим итте, – дип сөйләде Константин.
Ул киңәшкә колак сала һәм терлек асрау өчен бер корпус сатып ала, аны бераз ремонтлый һәм 2019 елда «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча грант алып Кушнарен районыннан 56 баш кара-чуар токымлы тана алып кайта. Хәзер аерым абзарда 13 бозау асрала, шушы көннәрдә тагын артым көтелә. 17 савым сыеры бар, тәүлегенә 200 килограмм сөт савып алына. Артып калган сөтне фермер Благоварга сөт заводына озата. Константин Стерховның биш хезмәткәре: ветеринария табибы, сыер савучы, көтүче, терлекче һәм ярдәмчесе бар.
– Авыл хуҗалыгы эшен яңарак башлаганга күрә, күпне белеп бетермим, бу эштә күпьеллык тәҗрибәсе булган ветеринария табибы Азат Минияровның ярдәменә таянам. Сыер савучы Мәмдүдә Нургалиевадан да уңдым, ул эштә чиста-пөхтә, сыерларны тиешенчә карый, – ди Константин.
Хатыны Эльвира белән улы Роман Чишмә поселогында яши, илдә һәм дөньяда коронавирус булу сәбәпле, гаилә башлыгы алар белән еш аралашмый, чөнки балага яшь тә сигез ай гына.
Киләчәккә планнарга килгәндә, фермер «Гаилә фермасы» грантына гариза биргән.
– Рязань өлкәсеннән туганнарны җәлеп итәргә телим, алар риза, күченеп килергә әзер. Сыерларны йөзгә кадәр арттырырга планлаштырам. Әлегә авыр, эш җайга салынса, барысы да әйбәт булачак.
Фермер ит җитештерү белән шөгыльләнергә уйламый. Ә терлек азыгын үзе үстереп әзерләргә җыена.
Яшь фермерга хуҗалыкны аякка бастыруда һәм эш тәҗрибәсе туплауда максатка ирешүен һәм уңышлар телисе генә кала.
Читайте нас: