Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
18 апрель 2020, 16:57

Хәйруллиннарның гаилә подряды

Тәпәреш – районыбызның иң ерак авылларының берседер, мөгаен, чөнки район дәваханәсе 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Тик халык бу яклап тыныч, дияргә мөмкин, чөнки шәфкать туташы Рәшидә Хәйруллина 38 ел инде авыл халкының сәламәтлеге сагында тора.

Ул күрше Чувалкип авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Әти-әнисе аңа кондитер һөнәрен үзләштерергә киңәш итсә дә, Рәшидә балачактан ук медицина хезмәткәре булырга хыяллана. «Гаиләдә ике медик булгач җиткән», – ди алар. Чөнки апалары Рәйсә белән Рәүфә дә медицина институтында белем ала. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң ул кондитер училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, кондитер фабрикасында эшли башлый. Тырыш һәм эшенә җаваплы караган кызны Ленинградка Азык-төлек сәнәгатенең технология институтына укырга җибәрәләр. Әмма Рәшидә төньяк башкалада укыр урынына Уфа шәһәренең 33нче поликлиникасына эшкә урнаша. Биредә ул табиблар эше белән якыннан таныша, алар да аңа булачак хезмәттәшләренә кебек карыйлар. Һәм ул, медик булам, дип ныклы карарга килә. Медицина училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, Тәпәреш авылына фельдшер булып эшкә килә, һәм гомере буена һөнәренә тугры кала.
Рәшидә Хөснулла кызы үзенең эшли башлаган елларын болай дип искә ала: «Ул вакытта авыруларны дәваханәгә җибәрү өчен транспорт табу авыр иде, өйдән-өйгә йөгереп машина эзли идем – элек авылда барысы да таңнан ук эшкә китә, машиналар да аз иде бит. Ә кияүгә чыккач үзебез машина сатып алдык, тормыш иптәшем Фәнил белән авыруларны икәүләп дәваханәгә илтә идек. Хәзер ул, гомерем буе синең шоферың булып эшләдем, дип шаярта.
Ирем генә түгел, гаилә әгъзаларының барысы да эшемдә ярдәм итә. Безнең эштә шунсыз булмый – чирләп килүчеләр күп, төнлә чакыртулар да була. Кайвакыт авыру янына кичтән барасың да иртәнге яклап кына арып-талып, кешеләргә ярдәм итә алуыңа шатланып кайтып керәсең. Эшеңне яратсаң, авырлыклар да сизелми».
Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров аның турында бары тик яхшы яктан гына телгә ала – Рәшидә Хөснулла кызы кушканны җиренә җиткереп үти, эшкә карата җаваплы, авыруларга бик игътибарлы һәм ихтирамлы, үз эшен ярата, гаиләсе дә тату, ди ул.
– Тормыш иптәше аңа һәр эшендә булыша, – ди Камил Самат улы.
Авыл халкы да аның турында яхшы яктан гына сөйли. Авыл старостасы Дамир Идиятуллин һәм аның хатыны Миләүшә, Рәшидә Хөснулла кызы һәрвакыт авырулар янына килә, беркайчан да баш тартмый, ягымлы һәм кешелекле, шуның өстенә, уңган хуҗабикә, өч баласына үрнәкле әни, дип сөйләделәр.
Ул авылда яшәүче 461 кешене хезмәтләндерә, авыл фельдшерының эше җитәрлек: дәвалау-кисәтү эшен оештыра һәм планлаштыра, төрле авырулар һәм бәхетсезлек очракларында медицина ярдәме (табибка кадәр) күрсәтә. Кешеләр генә түгел, документлар да игътибар таләп итә. Фельдшер амбулатор карталар тутыра, дәвалау билгели, диспансерлаштыру һәм авыруларны кисәтү эше алып бара.
Фельдшерның тагын бер бурычы – авыруларны өйгә барып карау. Авылда өлкән яшьтәгеләр күп, аларның һәркайсына игътибар таләп ителә. Шуңа күрә кайбер пациентларына ул чакырту буенча гына түгел, ә хәл-әхвәл белешү өчен дә килә. Һәркемгә билгеле булуынча, җылы сүз – җан азыгы, һәм ул теләсә нинди даруга караганда яхшырак дәвалый.
Читайте нас: