Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 апрель 2020, 16:30

Аны көтеп алалар

Өйдә тору чорында халыкка, бигрәк тә хәвеф янаган төркемгә керүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга авырга туры килә. Аларга волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр ярдәм күрсәтә, алар арасында Әлфия Маликова да бар.

Әлфия Әгъзәм кызы 8 еллап Алкин-2 авылында өлкән яшьтәге кешеләргә көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм итә, өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтә. Аның тормыш иптәше Әлфәт Хәмит улы 44 ел, башта Уразбахты авылында Салават исемендәге колхозда, соңгы елларда Уфада шофер булып эшләгән.
– Өч улыбыз бар, алар хәзер үзаллы яши, төньякта эшлиләр. 6 оныклы бик бай дәү әни белән дәү әти без, – дип сөйләде Әлфия Маликова.
Әлфия озак еллар хәрби частьта сакта эшләгән, ә завод ябылгач, социаль хезмәткәр булып эшкә урнашкан.
– Минем карамакта 16 әби һәм бер бабай бар. Мин аларга көн саен барам, әлеге вакытта санитария кагыйдәләрен үтәп, битлек киеп керәм. Алар белән аралашам, көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм итәм, чүп түгәм, азык-төлек, дарулар сатып алам, ә кайберәүләренә ризыкны өемдә пешереп алып киләм, – дип сөйләде Әлфия Әгъзәм кызы.
Аның сүзләренә караганда, ул үзе дә пенсионер, кайвакыт арып киткән чаклары да була. Әлфиянең якыннары аның эшкә карата мөнәсәбәтен аңлый һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, ә ире азык-төлек, дарулар ташырга ярдәм итә.
– Эшемне яратып башкарам, өйрәндем инде, әби-бабайларны да якын күрәм, алар да мине һәрвакыт, кайчан килеп, ярдәм итәр, сөйләшеп утырыр икән дип көтеп ала, – дип үз эше турында сөйләде Әлфия Маликова.
Читайте нас: