Үзе әйтүенчә, кечкенәдән музыка һәм радиотехника белән кызыксына башлаган. Ул балачакта сәгатьләр буе радиоалгычтан яңгыраган җырларны тыңларга яраткан, шулай ук яңалыклар сөйләүченең һәм җыр башкаручының кайда урнашуын белергә тырышкан.
– Без картәниләр йортында зур гаилә булып яшәдек, ә кичләрен, барысы да эштән кайткач, музыка коралларын алып яраткан җырларны башкара идек. Апам гитарада һәм балалайкада, абый гармунда, әти трубада уйный, ә калганнар кашык белән көй чыгара иде, – дип сөйләде Анатолий Николаевич. – Музыка тормышыбызның бер өлеше булды, ул шатлык хисен тоярга һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.
Анатолий үсмер яшькә җиткәч радиотехника белән кызыксына башлаган. Ничек корылуын аңлау өчен, картәнисенең иске генә «Москвич» дигән радиоалгычын сүткән.
– Картәни моның өчен миңа ачуланмады, ә китапханәдән «Яшь радиоһәвәскәр» китабын алып кайтып бирде. 10 яшемдә аннан укып беренче радиоалгычны җыйдым, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Анатолий Романов. – Ә әни алдырган «Моделист-конструктор» журналыннан карап электр гитара ясадым. Сыйныфташларым белән клубта вокал-инструменталь ансамбль (ВИА) оештырдык, мин үзем ясаган гитарада уйный идем.
Әтисен Чишмә шикәр заводына эшкә чакыргач (ул Кырмыскалы районының Шикәр заводы бистәсендә туган, хәзер Прибельский поселогы), гаиләләре белән Чишмәгә күчеп киләләр. Анатолий да Чишмә шикәр заводында КИПиА цехында эшли башлый, бер үк вакытта бу заводта беренче ВИА оештыручы була. Ул Чиләбе өлкәсендә музыка взводында хезмәт итә, анда беренче елда тынлы оркестрда уйный, ә икенче елда эстрада коллективында чыгыш ясый. Хәрби хезмәттән кайткач янәдән заводка килә, 4нче мәктәптә вокал-инструменталь ансамбльдә чыгыш ясаучыларны илһамландыручы була, укучыларны музыкага өйрәтә, Чишмә поселогы кафеларының берсендә тәүге тапкыр дискотека оештыра. 1983 елда училище директоры чакыруы буенча (әлеге вакытта Башкорт аграр колледж филиалы) «Юность» ансамбленә нигез сала.
Ул бүгенге көнгә кадәр музыкага гашыйк. Әлеге вакытта пенсиядә булуына карамастан, район күләмендә үткән чараларда катнаша, концертлар оештыруда ярдәм күрсәтә.
– Балачагымдагы кебек туганнарым, якыннарым янында җырларга яратам, Ободзинский һәм башка башкаручылар репертуарыннан җырлар башкарам, – дип сөйләде Анатолий Николаевич. – Улым Александр музыкага карата мәхәббәт хисен миннән мирас итеп алды, заманча юнәлештәге музыка белән шөгыльләнә.
Моннан тыш, ул иске радиоалгычлар җыю һәм реставрацияләү белән шөгыльләнә. Май аенда Чишмә Тарих-крайны өйрәнү музее директоры белән берлектә «Радио һәм элемтә» күргәзмәсе үткәрергә планлаштыра, анда элекке хәленә кайтарылган 30дан артык иске радиоалгыч куелачак.