Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
1 апрель 2020, 14:50

Чебешләр, үрдәк-каз бәбкәләре…

Яз җитү белән авыл хатын-кызларының мәшәкатьләре арта: күркә, үрдәк һәм каз бәбкәләре, чебешләр сатып алырга яки үз хуҗалыгыңда чыгарырга кирәк.

Чөнки кош-корт асрамасаң авылларда ишегалларының бер яме дә булмый. Үзең үстергән малның ите күпкә тәмлерәк тә, экологик яктан чиста да.
– Марсель кичә миңа яшь тавыклар китерде. Ә син чебеш сатып алдыңмы әле?
– Соңрак алам. Минем индоүрдәк үрдәк бәбкәләре утырып чыгара.
– Миңа мулардлар ныграк ошый, аларны Языково фабрикасыннан алып кайтабыз.
– Иң яхшысы бройлер чебешләр алырга. Кирәккәндә суеп та була. Ә үрдәкләрне бер көндә суеп бетәргә кирәк. Югыйсә, аларда стресс була, һәм калганнары атна буе ашамыйлар һәм ябыгалар. Берничә ел инде чебешләрне, каз һәм үрдәк бәбкәләрен Шөнгәккүлдән барып алам. Аларга прививка ясалган, яхшы үсәләр.
Шөнгәккүлдә күп кенә гаиләләр бройлер чебешләр, күркә, үрдәк һәм каз бәбкәләре сату белән шөгыльләнә. Динара һәм Салават Хисаметдиновлар үз эшләрен 2004 елда башлап җибәргәннәр. «Элек кошчылык фабрикасында эшләдем, – дип сөйләде Салават. – Аннан киткәч, хатыным белән үзебез өчен эшли башладык, әкренләп эшебез алга китте. Әлеге вакытта инкубаторда бройлер чебешләр, шулай ук каз, күркә һәм үрдәк бәбкәләре чыгару белән шөгыльләнәбез. Халыкның ихтыяҗын өйрәнәбез: алдан заявкалар кабул итәбез. Йомыркаларны кошчылык фабрикаларыннан сатып алабыз. Шулай ук кош-корт үстереп сатабыз, үзебезнең хуҗалык һәм азык-төлек кибетләребез бар. Быел чебешләрнең беренче партиясе 26 мартта ук чыкты, арытаба атнага бер тапкыр биш меңгә якын чебеш-бәбкә сатачакбыз. Ике тапкыр күркә һәм май аенда бер тапкыр өч меңгә якын каз бәбкәсе чыгарабыз. Безнең үз сатып алучыларыбыз бар. Чишмә, Благовар һәм Дәүләкән районнарында яшәүчеләр сатып ала. Бу эш белән безнең кебек шөгыльләнүчеләргә көндәш итеп карамыйбыз, чөнки һәркемнең үз юнәлеше: кемдер тавык, башкалар үрдәк сату белән шөгыльләнә. Безнең белән бергә дүрт кеше – Рәсимә Сафина өч, ә калганнары инде күп еллар эшли. Бу эш ни дәрәҗәдә авырмы? Ялкауланып ятып булмый, чөнки кош-кортларга көн саен тәрбия таләп ителә. Әмма күңел биреп эшләсәң, барлык авырлыкларны да җиңеп була», – диде Салават Хисаметдинов.
Читайте нас: