Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
29 март 2020, 20:27

Фәрит Гәрәев: Әтиемнән күреп спортка тартылдым

Март аенда Чишмә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәрит Гәрәевка «Иң яхшы физик культура хезмәткәре» дигән мактау билгесе тапшырылды.

Фәрит Искәндәр улы тумышы белән Чиләбедән, 64нче елда аларның гаиләсе Уфага күченеп килгән. Ул энергетика тармагында эшләүче хезмәткәрләр гаиләсендә туган, әти-әнисе электромонтер булган. Алар эштә чакта Фәритне, энесен һәм сеңлесен картәнисе белән картәтисе һәм апалары караган.
– Мин һәрвакыт спортка тартылдым, әтием Искәндәр Ахун улының спорт белән шөгыльләнүе, аеруча футбол яратуы да йогынты ясагандыр. Ял көннәрендә ул безне еш кына берәр ярышка яки балыкка йөртә иде, ә бервакыт хәтта мотоузышка да алып барды. Мин шөгыльләнгән беренче спорт төре гимнастика буенча секция булды, тик анда озак тоткарланмадым. Аннары чаңгы, баскетбол, бокс һәм спортның башка төрләре белән мавыктым, – дип сөйләде Фәрит Искәндәр улы.
1981 елда Фәрит Гәрәев тормыш иптәше Валентина Мозговая белән Чишмәгә күчеп килә. Ул гимназиядә химия укытучысы булып эшли. Уллары Владимир мәктәпне күптән тәмамлаган һәм хәзер үзе Уфа дәүләт нефть техник университетында укыта.
– Милания исемле оныгыбыз бар, ул әле бик кечкенә, тиздән ике яшь тула, шулай булса да волейбол тупларын күтәреп йөри, бәлки, ул да үскәч волейбол белән шөгыльләнер, – дип шаярта Фәрит Искәндәр улы.
2011 елда ул балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә волейбол буенча баш тренер булган. Моңа кадәр ул югары категорияле химия укытучысы булып эшләгән, аннары сигез ел Чишмә поселогының 4нче мәктәбендә тренер булып эшләгән. Фәрит Искәндәр улының барлыгы 38 ел педагогик стажы бар, ә Чишмә районында 35 ел эшләгән.
– Улым волейбол белән мавыкканда малайларны күнекмәләргә йөртә идем, ә хәзер кызлар белән шөгыльләнәм. Гадел булырга тырышам, кемне мактарга һәм кемне бераз әрләргә кирәклеген беләм, мәктәптә алган педагогик тәҗрибәм булыша. Кызлар белән уртак тел табабыз, алар миңа серләрен дә сөйлиләр. Уңышларына сөенәм, алар да миңа ышаналар, ә бу иң зур бүләк дип саныйм, – дип елмайды Фәрит Гәрәев.
Читайте нас: