Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
27 март 2020, 20:25

Айгөл Газиева: Кечкенәдән концерт куя идем

25 март – Рәсәйдә Мәдәният хезмәткәре көне.

Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең, иҗади һөнәр ияләренең, шулай ук мәдәни мирасны саклаучыларның һәм популярлаштыручыларның һөнәри бәйрәме РФ Президентының 2007 елның 27 августындагы Указы белән билгеләнгән.
«Чишмә» гәзите редакциясе Мәдәният сарае хезмәткәрләреннән бу һөнәрне ничек һәм ни өчен сайлаулары турында сөйләүләрен үтенде.
Рәүф Нарыкбаев:
– Балачактан җырлыйм. Өченче мәктәптә укыганда, егетләр белән вокал-инструменталь ансамбль оештырдык, алар арасында бик шәп музыкант, талантлы баянчы Радик Гәрәев та бар иде. Башка малайлар урамда йөргәндә, футбол уйнаганда, без репетиция ясый идек. Анда билгеләнгән вакыттан күпкә алдан, иртәнге алтыдан ук киләбез. Вахтерлар һәм техник хезмәткәрләр мәктәпкә кертмиләр, әмма без музыка белән шөгыльләнү өчен төрле юллар белән залга керергә тырышабыз. Гитарада уйный, төрле тавышлар белән җырлый идек. Мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткач, сәнгать училищесына укырга кердем, арытаба район Мәдәният йортында эшли башладым, Чиләбе мәдәният институтын тәмамладым. Шул вакыттан бирле биредә эшлим. Хатыным укытучы, аның белән улыбыз һәм кызыбызны тәрбияләп үстердек. Алар минем эздән китмәсәләр һәм башка һөнәр сайласалар да, улыбыз Сәнгать академиясендә эшли.
Айгөл Газиева да балачактан җырлыйм, ди. «Кечкенә чакта әни сыер сава, мин чебен-черкиләрне куып аның янәшәсендә басып торам, ә үзем җырлыйм», – дип искә ала Айгөл.
– Әти-әни кунакка киткәндә, яшьтәшләремне «тамашачылар» итеп, тәрәзә төбенә басып, үземне сәхнәдә басып торган кебек хис иттем, матур тукыма кисәкләреннән үземә сәхнә костюмнары тектем. Абыйларым кулларына «баян-табуреткалар» тотып, миңа кушылып уйныйлар. Актриса булу теләге мине Уфа музыка училищесына алып килде. Аны тәмамлагач, «Мирас» җыр һәм бию ансамблендә эшләдем. Кияүгә чыккач, Чишмәгә күчеп килдек, һәм менә сигез ел Чишмә Мәдәният сараенда эшлим. Репертуарым зур, әмма башкорт халык җырлары күңелемә аеруча хуш килә. «Ирәндек моңнары», «Юлдаш җыры» кебек республика вокал бәйгеләрендә катнаштым.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар – Мәдәният сараеның талантлы артистлары.
Алар һәр бәйрәмгә үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итәләр, республика, хәтта төбәкара бәйгеләрдә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.
Читайте нас: