Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 март 2020, 14:43

Башмаковлар матурлык тудыра

Калмаш авылы урамында өлкән яшьтәге бер кешедән Гүзәл белән Илнур Башмаковлар кайда яши, дип сорагач, ул:– Бу урамнан барыгыз – аларның өе аерылып тора, – диде.

Әйе, бу йорт яныннан сокланмыйча үтеп китеп булмый. Калмаш авылында эш сөючән халык яши, әмма мондый матур өй юктыр, мөгаен – төрле бизәкләр белән коеп эшләнгән капка, ишегалдында беседка, таган – карап туйгысыз күренеш! Боларның барысын да гаилә башлыгы Илнур үз куллары белән эшләгән. Йорт эчендә тахта, китап шкафы, өстәл, комод, этажерка, камин, икенче катка менү өчен баскычлар шулкадәр күңел җылысын биреп эшләнгән ки, сәнгать әсәре диярсең. Менә ул чын рәссам: барлык рәсемнәрне үзе уйлап таба, аннары сызымнар ясый, аның оста кулларыннан гөлләр түгелә. Илнур белән Гүзәл – икесе дә укытучылар. Гаилә башлыгы лаеклы ялга чыккач, яраткан эше белән шөгыльләнә башлаган. Илнур тимердән чәчәкләр ясаган арада, Гүзәл аларны бакчада үстерә. Бу язгы көннәрдә чәчәкләр һәм яшелчәләр үсентеләре тәрәзә төбендә үсеп утыралар.
Гүзәл үсентеләрне үстерүнең бернинди сере дә юк, дисә дә, бу юллар авторы үзе өчен әһәмиятле нәрсәләргә игътибар итте.
– Петунья, миләүшә чәчәкләрен һәм борычларны февраль аенда, ә помидорларны мартта чәчәм. Утырту өчен кулай яки кулай булмаган көннәргә игътибар итмим. Үсентеләргә вакыт-вакыт водород перекисе эремәсе сибәм, химик ашлама кулланмыйм, тирес кенә салам. Апрельдә үсентеләрне чыныктыру өчен икенче катка куябыз. Зур теплицаны ике өлешкә бүлдек. Берсендә һава коры, анда помидор, ә дымлы өлешендә кыяр, баклажан һәм борыч үстерәбез. Үсентеләрне теплицага чыгаргач, аларны уртага утыртам, ә тирә-якларын катыргы белән каплыйбыз, теплицаны лампа белән җылытабыз. Кыярны башта биш литрлы сыешлыкка утыртам, аннары утыз литрлы төпсез мичкәгә күчерәбез. Октябрьгә кадәр кыяр ашыйбыз. Помидор, борыч һәм баклажаннан тыш, безнең гаилә әгъзалары сельдерей ярата, мин аны икенче ашларга кушам. Сельдерей үсентеләрен үстерү авыр, моның бер сере бар: орлыкларны җир белән күммәскә кирәк. Кышкылыкка яшелчә әзерлим, туңдырам. Яшел тәмләткечләр – шпинат һәм базилик кулланабыз.
Гүзәл белән Илнурның үзләре кебек хезмәт сөючән ике балалары бар. Уллары Тимур югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган, космик гаскәрләрдә хезмәт иткән. Кызлары Миләш алтынчы сыйныфта укый, бии, синтезаторда уйный. Бөккән, вак бәлеш кебек камыр ризыклары пешерергә ярата. Кичләрен әнисе белән бергә кул эше тоталар: сырлы кәгазьдән чәчәкләр, изолоннан яктырткыч-розалар ясыйлар. Элек Гүзәл күлмәк-костюмнар бәйләргә дә вакыт тапкан.
Калмаш авылында үзләренең тирә-ягында ямьлелек һәм матурлык мохите булдырып менә шундый гаилә яши.
Читайте нас: