Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
11 март 2020, 16:30

Сыналган рецептлар буенча

Начарлана барган экология шартларында кешеләр химия һәм антибиотиклар кулланылмыйча җитештерелгән натураль азык-төлек сатып алырга тырышалар.

Шуңа күрә 21 гасырда өстенлектә – фермер продуктлары, ягъни шәхси хуҗалыкларда алынган сөт һәм ит продукциясе, яшелчә-җимеш.
– 90нчы елларда, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кимегән чорда, халыкның кибетләрдә продукция алудан башка сайлавы калмады. Хәзер базар әкренләп зурая, дәүләт дәрәҗәсендә фермер хуҗалыкларына ярдәм күрсәтелә һәм натураль азык-төлек популярлаша, – дип сөйләде Айнур Нургалиев.
Ул Чишмә районының Новотроицкий авылындагы «Нур-Агро» кооперативы рәисенең улы. Бу хуҗалык үз сыерларыннан җитештерелгән сөтне эшкәртү белән шөгыльләнә. Элек үз продукцияләрен кибетләргә тараткан булсалар, хәзер, күптән түгел алар Чишмә поселогында сату нокталарын ачтылар. Биредә үзләре җитештергән сөт һәм кефирдан тыш, «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгыннан китерелгән яшелчә, Кырмыскалы икмәге, Стәрлебаштан тазартылмаган үсемлек мае һәм башкаларны сатып алырга мөмкин. Бу сәүдә ноктасында хәтта китаплар бар, аларны укырга алырга мөмкин.
– Безнең даими сатып алучыларыбыз да бар инде. Сәүдә ноктасын без күп кеше үтенүе буенча ачтык. Продукциябезнең бәясе сыйфатка туры килә, әмма ул, завод сөтенә караганда, бераз кыйммәтрәк. Әмма без продукцияне күптән сыналган рецептлар һәм үзебезнең эшләнмәләргә таянып җитештерәбез, бездә конвейер линияләре юк, бөтен эш кул көче белән башкарыла, – дип аңлатты Айрат Азат улы. – Һәм безгә абруебыз әһәмиятле һәм аңа сыйфатсыз продукция белән тап төшерергә теләмибез, – дип ассызыклады.
– Кибет бик җайлы урнашкан. Мин эштән кайтканда һәрвакыт анда керәм. Азык-төлек үзенең сыйфаты белән ошый, биредә сөт, каймак алам, барысы да һәрвакыт тазә. Менә бүген эремчек суы алып карарга уйладым, – диде Ольга Романова.
Чишмәнең «Экопрод» авыл хуҗалыгы кооперативы да үзенең продукциясен сата. Ул экологик чиста ит ризыклары: колбаса, казылык, пилмән һәм башкаларны җитештерә.
– Без продукциябезне Уфада билгеле брендлы кибетләрнең сәүдә нокталарына китерәбез, Чишмә поселогында әлегә сатуны җайга салмадык әле. Еш кына заказга эшлибез, безнең продукцияне мәскәүлеләр тәмләп карады, аларга ошады һәм еш кына күчтәнәчкә алалар, – дип билгеләде кооператив оештыручыларның берсе Дамир Идиятуллин.
Аның әйтүенчә, кооперативта продукциягә бәяне киметү турында мәсьәлә берничә мәртәбә күтәрелгән, әмма бу сыйфатта чагылачак яисә зыян китерәчәк.
– Халыкның күпчелеге сыйфатлы ит ризыгының очсыз була алмавын аңлый, һәм аларның чын ит ризыклары сатып аласы килә, әмма һәркемнең дә бу көченнән килми, шуңа күрә супермаркетта 74 сум торган колбаса алырга баралар, ә аның нәрсәдән җитештерелгәнен берсе дә әйтә алмый, – дип сөйләде Дамир Сәгыйтьҗан улы.
Шундый фермер кибетләре булуына шатланасы гына килә. Һәм аларга дәүләткә, безгә, сатып алучыларга, аларның товарларын сатып алып, һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк. Алар кайвакыт матур төргәктә дә, бик тәмле дә кебек түгелләр, витриналарда да күзгә бәрелеп тормыйлар, әмма ул каяндыр, Төньяк Америкадан ничә еллар сакланып ятып, безгә китерелгән продукция түгел, ә безнең районда, республикада җитештерелгән сыйфатлы азык.
Читайте нас: