Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
8 март 2020, 15:10

Уңышка юл студент эскәмиясеннән башлана

Якташыбыз Илдар Галиәкбәров Чишмә гимназиясен тәмамлаган, әлеге вакытта Әлмәт дәүләт нефть институтында (АГНИ) дүртенче курста укый.

Күптән түгел АГНИ «SPE» секциясе Рәсәй – Каспий төбәгенең 37 чаптеры арасында иң яхшы студентлар секциясе дип танылды, ул вакытка Илдар аның президенты булган. Бүләкне аңа үткән елның ноябрендә Калгари шәһәрендә (Канада) үткән «Annual Technical Conference and Exhibition» халыкара инженер-нефтьчеләр җәмгыяте конференциясе-күргәзмәсендә Халыкара «SPE» президенты Шона Нунан тапшырган. Ә Илдар Галиәкбәров, үз чиратында, аңа Марсель Шәйдуллинның нефть белән язылган картинасын бүләк иткән.
Дөньяда 400гә якын «SPE» студентлар секциясе булуын, ә Канададагы конференциягә нибары 18е генә сайлап алынуын исәпкә алсак, АГНИ чаптеры дипломы чыннан да гадәти булмаган вакыйга һәм горурлану өчен урынлы сәбәп.
Әйткәндәй, Шона Нунан Әлмәткә АГНИ чаптерының 15 еллыгына килергә ниятли, ул Рәсәйдә «SPE» студентларының иң күптәнге чаптерларының берсе. Әлеге вакытта анда 40ка якын кеше исәпләнә, әмма катнашучылар саны арта – әлеге уку елында беренче курс студентларыннан 35 гариза кабул ителгән. Бу кызыксыну очраклы түгел. Илдар Галиәкбәров сүзләренә караганда, «SPE»да катнашу студентка һөнәри яктан үсәргә, файдалы бәйләнешләр булдырырга, дөрес аралашырга, оештыру сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә. Студентлар чараларда катнашып акча эшли, төрле грантларга гариза бирә алалар, шулай ук югары уку йорты да активистлар өчен махсус стипендия программалары ача.
Илдар Бөтендөнья студентлар һәм һөнәри элита белән аралашу мөмкинлегенә ия булган конференциядән тыш, Торонтодан кайтканда Ниагара шарлавыгына да барган.
Безнең белешмә
SPE (инглизчә Society of Petroleum Engineers, SPE) – нефть сәнәгатенең техник белгечләренең коммерция булмаган халыкара һөнәри оешмасы. Җәмгыятьнең төп максаты – нефть эзләү һәм чыгару өлкәсендә белем туплау һәм тарату, шулай ук тиешле технологияләрне үстерү.
Дөньяда 28 илдән 72 меңнән артык студент кергән җәмгыятьнең 383 секциясе бар. Әлеге вакытта Рәсәйдә һәм Каспий төбәгендә «SPE»ның 38 секциясе эшли, һәм шуларның берсе генә – «Annual Technical Conference and Exhibition» – Агни «SPE» студентлар секциясенә тәкъдим ителгән.
Читайте нас: