Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
4 март 2020, 16:06

Балаларга бай гаилә

Башкортстанда 1998 елдан башлап биш һәм күбрәк бала тапкан (яки уллыкка алган) һәм тәрбияләгән хатын-кызлар «Ана даны» медале белән бүләкләнә.

Алар арасында Чишмә районының Енгалыш авылында яшәүче, 2018 елда «Ана даны» медале алган Людмила Андрияшина да бар.
– Ишек төбендә тормагыз. Түргә үтегез, – дип безне ике катлы йорт бусагасыннан ук каршы алды хуҗабикә. Күп балалы аналарны күпләр арыган һәм талчыккан чырайлы итеп күз алдына китерә, ә биредә безне мөлаем йөзле һәм көч-дәрте ташып торган, яшь кыяфәтле ханым каршы алды.
– Бездә ремонт тәмамланмаган әле, өйдәге тәртипсезлеккә гаҗәпләнмәгез. Рәхим итегез, – дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы Минзалгин Замалдинов.
Күп тә үтми мәктәптән уллары, беренче сыйныф укучысы Володя кайтты. Ул гаиләдә бишенче бала. Барлыгы алты балалары бар, иң кечкенәсе Вадимга алты яшь, ул «кояшлы малай».
– Өйдә ике балабыз гына калды, калганнары аерым яши. Зур кызыбыз Аннага 29 яшь, ул гаиләсе белән Енгалышта яши, ике балалары бар. Сашага 25 яшь, Уфада эшли, ял көннәрендә генә кайта. Өченче балабыз Валентинага 21 яшь, ул да Уфада яши, кызы бар, – дип сөйләде Людмила.
Хуҗабикә сүзләреннән мин бу гаиләдә ике инвалид бала тәрбияләнүен белдем, дүртенче балалары – 17 яшьлек Тимур Бакалыда коррекция мәктәбендә укый, аның сөйләмендә проблемалар бар. «Йорт салу өчен җир участогын Тимур тугач бирделәр, ә өйне ана капиталына төзедек», – диделәр алар.
– Балаларыбыз берсеннән-берсе матур. Без аларның барысын да яратабыз, алар белән горурланабыз, һәркайсының уңышларына сөенәбез. Алар өчен тырышабыз, быел җәй санузелны эшләп бетерергә ниятлибез, чөнки Вадимга өйдә уңайлыклар кирәк. Мунча да төзеячәкбез, – диде Минзалгин Зардин улы.
Әйткәндәй, аның лаеклы ялга чыгуына биш ел булган, моңа кадәр эретеп ябыштыручы булып эшләгән. «Йортны үз кулларым белән төзедем, өлкән улыбыз да ярдәм итте», – диде ул.
Гаилә 2006 елда дүрт бала белән Кыргызстаннан күченеп килгән һәм Енгалышта йорт сатып алган, анда хәзер гаиләсе белән зур кызлары яши.
Кышын яңа йортта тып-тыныч, ә җәй балалар тавышы тынып тормый, аларның икенче катта йөгереп, уйнап йөрүе ишетелә. Өлкәнрәк балалар хуҗалыкта, бакча эшләрендә ярдәм итәләр. Әлегә йортның беренче катында тәрәзә төпләрендә үсентеләр үсеп утыра, ә икенче каттагы бүлмәләр хуҗаларын көтә, һәр баланың үз бүлмәсе бар.
– Вова, үскәч кем булырга телисең?
– Әтием кебек умартачы һәм археолог.
Вадим белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен районда үтүче күп кенә чараларда катнашабыз, анда безне авыл биләмәсе башлыгы алып бара, дип сөйләде Людмила Викторовна.
Аларның йорты авыл читендә урнашкан, биредә Замалдиновлар-Андрияшиннар кебек күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирелгән, әмма башкалар йорт төзергә ашыкмый. Кибеткә яки мәктәпкә урман полосасы буендагы сукмактан йөриләр, анда барып кайту өчен дүрт чакрым юл үтәргә кирәк. Газ булмагач авырга туры килә, бүлмәләрдә электрҗылыткычлар тора.
Бу тормышта ана капиталы алу өчен күп бала табып, шул акчаны ашау, эчүгә туздырып, эчкечелеккә бирелеп китүче гаиләләр дә бар, андыйларның балалары ач-ялангач яши һәм әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнә. Замалдиновлар-Андрияшиннар кебек, балалары хакына яшәүче, һәр тапкан акчаны балаларының тормыш шартларын яхшыртуга тотынучы гаиләләр соклануга лаек!
Читайте нас: