Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
26 февраль 2020, 13:59

Суфия һәм Шәрифулла Гарифуллиннар: Бер-беребезгә таяныч булдык

Шушы көннәрдә район хакимияте, Ибраһим авыл Советы биләмәсе, ветераннар советы хезмәткәрләре Бәкәй авылында яшәүче Шәрифулла һәм Суфия Гарифуллиннарны бриллиант туйлары белән котлады.

Суфия апа, котлау өчен өйләренә баргач, мондый зур дәрәҗәле кунаклар килер дип уйламаган идем, безнең кебек гади кешеләргә игътибар күрсәтүегез өчен рәхмәт, диде. Ә бит алар үзләре сугыштан соң илне аякка бастырган, олы игътибарга лаеклы буын.
– Мин 1936 елда Бәкәй авылында тудым. Сугыш башлангач әти фронтка китте. Әни өч бала белән калды. Ачтан үлмәс өчен Первомайский совхозының Вишневка авылы басуыннан черек бәрәңге җыйдык. Өскә кияргә кием булмады. Шуңа күрә бишенче сыйныфка кадәр генә укыдым, аннары колхозда эшләдем. Арытаба өч ел диңгез десантында хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән кайткач, механизатор булып эшләдем. Билгеле җырдагы кебек: «Ай, бригадир мин үзем, комбайнер һәм тракторист, кирәк икән – булам танкист, ял иткәндә – гармонист». Егетләрне җыеп, гармунда уйнарга өйрәтә идем, алар арасында Суфиянең энесе дә бар иде. Бервакыт ул энесен алырга килде. Суфияне бер күрүдән ошаттым, шуңа күрә энесен гармунда уйнарга өйрәтәм дигән булып һәр кич аларга барып йөри башладым, – дип сөйләде Шәрифулла абый.
– Ул вакыттагы гадәт буенча, ул мине урларга уйлады, әмма мин качып калдым. Соңрак дуслашып киттек, очраша башладык. 1960 елның 14 февралендә өйләнештек. Ике якта да дүртәр көн туй үткәрдек. Табыннар бик мул булмаса да, күңелле булды, – диде Суфия апа.
Тату яшәгәннәр, тиргәшеп торырга вакытлары булмаган, эшләгәннәр, ике йорт салганнар, дүрт ул үстергәннәр. Аларның барысы да әтиләре юлыннан киткән.
– Улларыбызны эшкә өйрәтеп үстердек. Барысы да армиядә хезмәт итте. Өченче улыбыз – Фәһим Әфганстанда булды. Бүгенге көндә алты оныгыбыз, сигез туруныбыз бар. 60 ел бергә яшәү – күпме, әллә азмы ул? Күп түгел. 60 ел 60 көн кебек үтте дә китте. Бер-беребезгә ышанып яшәдек. Шәрифулла берничә ел рәттән шифаханәдә ял итте. Өйдә бар эшне дә үзем башкардым, элек безнең чорда ирләрнең эштән яки ялдан кайтуын көтеп тормый идек, – диде Суфия Гарифуллина.
– Тормыш иптәшем бөтен гомерен гаиләгә багышлады. Бүгенге көндә бер-беребезгә таяныч булып яшибез, – диде Шәрифулла Гарифуллин.
Читайте нас: