Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 февраль 2020, 18:45

Алтын туй – олы мәхәббәтнең чагылышы

Безгә язалар

Фәнүзә Сәхибгәрәева
...Ап-ак мендәрләргә төренеп
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул,
Халык чыга каршы алырга,
Яшь киленне күреп калырга...
Язның ямьле матур көннәре... Нәкъ 50 ел элек Бәкәй авылында Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, Иске Муса урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан яшь белгеч, зифа буйлы, алчак йөзле, чибәрләрдән-чибәр Чувалкип авылы кызы Богданова Рәсимә Габдрәүф кызы белән Бәкәй авылы егете, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан, ул вакытта Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институты студенты, көч-дәрте ташып торган батыр егет, булачак агроном Вәлетдинов Фәвит Динислам улының никах туе булды.
Яшьләр мәктәп елларыннан ук бер-берсенә күз салып йөриләр һәм кавышу сәгате сукканны көтеп, олы мәхәббәт утында янып яшиләр. Аның нәтиҗәсе булып яшь гаилә туа, гөрләп туй үтә.
Икесе дә чибәр, уңган, булдыклы, дәртле, акыллы яшьләр биргән вәгъдәләренә тугры калып олы тормыш юлына аяк басалар.
Рәсимә Габдрәүф кызы төп йортта каенатасы белән каенанасына ихтирамлы, игелекле килен булды. Туганнарны ачык йөз, җылы аш, якты чырай белән каршы алды. Фәвит абый акыллы, таләпчән, булдыклы гаилә башлыгы булды. Мәхәббәт җимешләре булып ике ул, бер кыз бала дөньяга килде.
Гомер үтте, балалары да үсеп җитте, һәркайсы тормышта үз урынын табып, матур итеп дөнья көтә. Хәзер аларның алты оныгы, дүрт туруны бар. Өйдә оныкларының шатлыклы тавышы бер дә тынып тормый...
2010 елда алар туганнарны зурлап, берләштереп, хөрмәт итеп шәҗәрә бәйрәменә җыйдылар. Коръән укытып әрвахларны искә алу, гаилә бәйрәмнәре дә еш булып тора. Барысы өчен дә рәхмәт аларга.
Рәсимә апа һәм Фәвит абый авыл халкының ихтирамын яулаган, олы хөрмәткә лаеклы, күпләргә үрнәк булган гаилә пары. Аларның тату, эшсөяр гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр, балаларына хөрмәтле әти-әни, оныклары өчен олы киңәшче, кадерле, яраткан нәнәй һәм картатай алар.
Менә шулай гомер итеп алтын туйга да килеп җиттеләр. Әйткәндәй, бу изге нигездә алтын туй беренчегә генә түгел. 1974 елда Фәвит абыйның әнисе Галия Гомәр кызы белән әтисе Динислам Вәлетдин улының да алтын туйлары үтә. Гаилә гореф-гадәтләрен саклап бу йоланы кабатлау – олы шатлык.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен сезгә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк булгандыр.
Читайте нас: