Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 февраль 2020, 11:54

Ә сугыш куркыныч икән…

Бүген чишмәлеләр Ильяс Әсәдуллинның батырлыгы турында документаль фильм карый алачак

Ильяс Әсәдуллин чик буе гаскәрләренә 1994 елның гыйнварында алына һәм Кавказдагы махсус отрядларның берсенә, чик буендагы «Зиберхали» заставасына җибәрелә.
Аның өенә язган хатында «Әни, сугыш куркыныч икән...» – дигән юллар бар.
1995 елның 18 июнендә 100дән артык чечен сугышчысы булган бандитлар төркеме Дагстан һәм Чечня республикасы чигендә урнашкан «Зиберхали» заставасына һөҗүм итә. Ильяс Әсәдуллин нәкъ менә шушы заставада хезмәт итә дә инде.
Әгәр җирдә җәһәннәм бар икән, бу кичтә ул Дагстандагы тау-ташлы кечкенә авыл тирәсендә булгандыр.
М. Андреев, отставкадагы полковник, ул елларда Кавказдагы махсус чик буе округының матбугат хезмәте җитәкчесе, канлы сугыш турында болай дип тасвирлый: «Ул июнь кичендәге вакыйгалар бик тиз арада була. Якшәмбе көн тәмамланып, матур җәйге кич якынлаша. Тирә-юнь әкренләп караңгылыкка чума. Шулвакыт түбәсе күккә терәлеп торган биек тау башыннан эре калибрлы пулеметтан ут ачалар. Аның артыннан төрле яклап автоматлардан ата башлыйлар. Бер урында гранатомет шартлый. Заставада шунда ук «Сугышка!» командасы яңгырый. Солдатлар катлаулы хәлдә югалып калмый. Һәркем үзенең хәрби бурычын белә. Атыш башлану белән палаткаларны ут ялмап ала, бер чик сакчысы үлә, өчесе яралана, тик егетләр, бернигә карамастан, тиз арада хәрби позициягә басып җавап уты ачалар. Атулар буенча һөҗүм итүчеләрнең йөз иллеләп булуы ачыклана. Алар чик сакчыларын өч тарафтан утка тота.
Үзем шаһит булмаган сугыш барышын тасвирламыйм. Икенче көнне кичкә миңа, ул вакытта Кавказдагы махсус чик буе округының матбугат хезмәте җитәкчесенә, сугышта катнашучыларның күбесе белән сөйләшергә туры килсә дә, төгәлсезлек китүе бар. Заставага биш сәгать буе ут яудыралар. Тик чик сакчылары гомерләрен аямый. Барысы да бик тиз, оста, тәвәккәл һәм кыю эш итә. Боевиклар, заставаны юк иттек дип уйлап, егетләргә коралларын тапшырырга кушалар, әллә нәрсәләр вәгъдә итәләр, тик җавапка көчле ут астында калалар. Солдатларны юмалап булмаганын аңлап алгач, төрлечә яный башлыйлар. Әмма юкка гына.
Батырның каһарманлыгы алдында баш иик
Бу сугышта унтугыз яшьлек пулеметчы, ефрейтор Ильяс Әсәдуллин да була. Ул беренчеләр рәтендә дошманга һөҗүм ясый: аларның ут ноктасын баса, снайперны юк итә. Дудайлылар батыр сугышчыны ике тапкыр яралый, әмма аның пулеметы бер минут та тукталып тормый. Өченче яралану үлемечле була, пулемет тынып кала. Тасмада нибары берничә патрон кала...
Егерме яшь... Дәһшәтле 1943 елда якташыбыз Александр Матросов та үлемсез батырлык кылганда шул яшькә дә җитмәгән була. Егерме яшь – күпме, әллә азмы ул? Мәңгелек күзлектән караганда – бер мизгел. Ә менә кеше тормышында ул кылган гамәлең белән үзеңне күрсәтер вакыт. Ильяс өчен бу вакыт 1995 елның июнь төнендә, «Зиберхали» чик буе заставасында җитә. Аның гамәлләре бер сүз белән – кыюлык, дип атала һәм вафатыннан соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Заставада хезмәт итүчеләрнең берсеннән, Ильяс ниндирәк кеше иде, дип сорагач:
– Эх, бик шәп егет иде ул!.. дигән җавап ишеттем.
Сугыштан соң берничә көн узгач Федераль чик буе хезмәте директоры, армия генералы Андрей Иванович Николаев «Зиберхали» заставасына батыр якташыбызның исемен бирү турындагы боерыкка кул куя. «Ватан чиген саклаганда хәрби бурычын ахырына кадәр үтәгән чик сакчысы Ильяс Әсәдуллин исемен йөртү – ул зур дәрәҗә. Сугышчан иптәшләребез, дан һәм чик сакчысы исеменә лаек булуыгызны телим», – дип билгеләп үтте ул боерыгында. Илебез чиген саклаучы өч дистә чик буе заставасы арасында икесе якташларыбыз исемен йөртә. Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә Дәүләкән районының Ивановка авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Василий Утин исемендәге застава бар. Икенче застава ерак Дагстанда, Грузия белән чиктәш. Ул 1995 елның июнендә һәлак булган, әмма Ватан чиген саклаганда хәрби бурычын ахырына кадәр үтәгән Чишмә егете Ильяс Әсәдуллин исемен йөртә.
Ильяс Әсәдуллин вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә (гәрчә Рәсәй Федерациясе Герое исемен бирү тәкъдим ителсә дә). Чишмә авылындагы бер урам аның исеме белән аталган. Чишмә районының чик буе гаскәрләре ветераннары берлеге дә Әсәдуллин Ильяс Рәис улы исемен йөртә. Чишмә авылының 2нче мәктәбе бинасында аның истәлегенә багышланган мемориаль такта куелган. Герой 1995 елның 21 июнендә Түбән Хаҗәт авылы зиратында җирләнгән.
Соңрак шул якларда хезмәт иткән Андрей Ольгинский болай дип искә ала: «1996–1998 елларда Дагстанда хезмәт иттем һәм Ботлих авылында командировкада булдым, анда биек тауда зур ташлар белән РЯДОВОЙ АСАДУЛЛИН. МОНДА ҺӘМ ТАУ ЮЛЫНДА КАЛГАН ЕГЕТЛӘРГӘ МӘҢГЕЛЕК ИСТӘЛЕК дип язылган. Аңардан тыш биредә тагын өч чик сакчысы – яшьтәшләре Володя Васильев, Сережа Красноглазов һәм Сережа Рябов, шулай ук милләте буенча дагстанлы булган пешекче – 32 яшьлек Җавһәр Саадуева һәлак була.
Ильяс турында: эчкерсез һәм күңелләргә үтеп керерлек фильм
Документаль фильмны төшерү төркеме күптән түгел Башкортстанга кайтты.
– Ниятебезне тормышка ашырдык. Фильмны төшереп бетердек. Ярдәм күрсәткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт! Сугыш булып үткән, диңгездән 1850 метр биеклектә урнашкан таулы Зиберхали авылында булдык. Бу сугышны бүген дә яхшы хәтерләгән авыл халкына, балаларга күчтәнәчләр тараттык. Алар безне хөрмәтләп, бик яхшы каршы алдылар.
Дагстан «әфганчы»лары да безне зурлап каршыладылар, күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иттеләр. Чын күңелдән рәхмәт сезгә, егетләр, сездән башка авыр булыр иде. Хәзер барлык материаллар туплангач, тулы бер фильм ясарга җыенабыз, – диде Рәсәйнең Әфганстан ветераннары берлегенең Чишмә район оешмасы рәисе Андрей Исаев.
– Дагстанлылар турында яхшы сүзләр ишетүе күңелгә ятышлы! Без дә сезнең күркәм кешеләр булуыгызны күрдек! Сезнең белән аралашу бик күңелле булды! Бу соңгы очрашу түгелдер, һәм безнең хезмәттәшлек дәвам итәр, дип ышанабыз. Сезгә эшегездә һәм үз алдыгызга куйган максатыгызга ирешүегездә уңышлар телибез! – дип җавап бирделәр дагстанлылар.
Бу фильм нәрсә турында, дисезме? Антка тугрылык, солдат бурычы, Ватанга куркыныч янау һәм безне тагын бер кат ныклыкка тикшерүләре һәм дарыны, элеккечә, коры тотарга кирәклеге турында.
Егетләр сәфәрдән бик күп фоторепортажлар алып кайткан, ул «Боевая высота» сайтында тәкъдим ителә, һәм Дагстан җиренә баруы, нинди очрашулар узуы турында сөйли. Гәзит укучыларыбызга «ЧТВ» операторы Булат Хөсәенов һәм Айрат Малов төшергән фотоларны «ВКонтакте» https://vk.com/chishme_gazite һәм «Одноклассники» https://ok.ru/chishme социаль челтәрләрендә, шулай ук безнең сайтта https://chishme.rbsmi.ru/ тулысынча тәкъдим итәбез. Һәм, әлбәттә, бүген, 14 февральдә, район Мәдәният сараенда сәгать 1дә күрсәтергә вәгъдә иткән фильм премьерасын түземсезлек белән көтәбез.
Әңгәмә ахырында Андрей Евгеньевич Ильяс Әсәдуллин һәм аның сугышчан дуслары батырлыгына багышланган документаль фильм эчкерсез һәм күңелләргә үтеп керерлек булыр, дигән ышаныч һәм аны оештыруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән һәркемгә, шул исәптән иганәчеләр А. В. Якуповка, Р. М. Хәмитовка, Ю. В. Кузьминга, Чишмә муниципаль район хакимиятенә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына Чишмә районының сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы исеменнән рәхмәт белдерде.
Читайте нас: