Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
12 февраль 2020, 12:35

Үрнәк булырдай гаилә пары

Шушы көннәрдә Бәкәй авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Солтан Хәйдәров һәм аның тормыш иптәше, хезмәт ветераны Гүзәл Хәйдәрова бергә яшәүләренең 70 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Күпләр Мостай Кәримнең «Кыз урлау» пьесасындагы сюжетны хәтерлидер. Анда Аҗмагол карт яшь чагында күрше авылдан кыз урлавы турында сөйли. Хәйдәровлар тормышында да шуңа охшаш хәл була. Солтан абый сугыштан соң тагын өч ел хезмәт итә, бермәл апасының күрше авыл кызы белән таныштырырга теләве турында язылган хаты килеп төшә. Солтан кайтыр вакыт җиткәнен көтеп тормый, танышу өчен кызга үзе хат яза, фотосын да салып җибәрә.
Хәрби хезмәттән кайткач бер кардәшен үзе белән кыз яшәгән Акманай авылына барырга күндерә. Менә шулай итеп алар очрашалар, бер күрүдән үк бер-берсен ошаталар. Ә икенче очрашуда өйләнешергә сүз куешалар. Егет кәләш йортына башкодалар җибәрә. Тик кызның әтисе ризалык бирми, кияүгә чыгарга иртәрәк әле, тагын бер ел көтсеннәр, дип кире бора. Ничек инде тагын бер ел? Гашыйклар өчен бу бик озак тоела. Һәм Солтан кыз белән сөйләшеп, аны урларга була. Көнен дә билгеләп куялар – 7 февраль. Әмма бу турыда кызның авылдаш егетләре белеп кала һәм кәләшне урлатмаска ният кора. Тик кияү егете хәйләкәррәк булып чыга, сөйгәнен бер көн алдан – 6 февральдә килеп ала. Кызны толыпка төреп чанага утыртып алып китәләр, арттан куа чыгарлар дип кыңгыраулар да тагып тормыйлар.
Чишмә ЗАГС бүлеге начальнигы А. Мохкулова сүзләренә караганда, алар безнең район тарихында 70 ел бергә яшәп, куаныч туен бәйрәм итүче икенче гаилә пары.
Читайте нас: